Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларга: «Сез – бәхетле кешеләр. Аллаһы Тәгалә нәкъ менә сезне сайлап алды»

17 октябрь 2020 ел 14:46
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларга: «Сез – бәхетле кешеләр. Аллаһы Тәгалә нәкъ менә сезне сайлап алды»

Бүген, сәфәр аеның 30 нчы көнендә, (17 октябрьдә) ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, дини белем эстәргә  –  намаз укырга һәм Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр җыелды. Изге Коръән аятьләре һәм дога белән әлеге проектның алтынчысы башланып китте. Йөзгә якын кеше катнашында беренче кереш дәрес узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова шәкертләргә аңлатканча, һәр изге эшне Аллаһ сүзеннән башларга кирәк. «Аллаһ сүзе, Аллаһ сүзләре – безнең күркәм Коръән ул», - диде А.Биктимерова.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елдан бирле дәгъват эшчәнлеге кысаларында оештырыла. Әлеге проектның үзенчәлеге шунда: ул мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус оештырыла. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә ала.

Бүген шәкертләр белән очрашуга килгән Казан шәһәренең Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең гыйбрәтле вәгазендә: “Коръән – ул безнең навигатор, безгә ике дөнья бәхетенә ирешү өчен җибәрелгән. Аллаһы Тәгалә безгә Коръәнне ни өчен җибәрде? Ул безгә шунда ук җавап та  бирә: туры юлны күрсәтү өчен”, - диде хөрмәтле хәзрәт.

Шәкертләр белән әңгәмәне дәвам итеп, Рөстәм хәзрәт: "Безнең мөфти хәзрәтебез (Камил хәзрәт Сәмигуллин), без, Коръәнне өйрәнү һәм Аллаһы Тәгаләнең безгә нәрсә әйтергә теләвен аңлау өчен, белем алабыз, ди. Аллаһ шушы изге китап аша безнең белән сөйләшә», – диде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Ислам. Беренче адымнар» проектын югары бәяләде һәм оештыручыларга әлеге саллы проектны тормышка ашырулары өчен рәхмәт белдерде. Ә шәкертләргә мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: «Мин сезне котлыйм. Сез бәхетле кешеләр. Аллаһы Тәгалә безнең шәһәр, республикабыз халкы арасыннан нәкъ менә сезне сайлады. Бәлки килми калу өчен дә сәбәпләр булгандыр. Шулай да Аллаһы Тәгалә безгә монда бергә җыелырга мөмкинлек бирде». Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең игелек кылырга өндәү турында бер хәдисен искә төшереп, игелек кылырга өндәүченең дә, игелек кылучының да бертигез дәрәҗәдә әҗер-савап алуын белдерде. “Әлеге курсларны оештыручыларның тырышлыгы белән сез яңа белемнәр эстәячәксез, ул белемнәрне гомер буе куллана алачаксыз. Һәм сезгә дәрес алырга килгәндәге һәр адымыгыз өчен әҗер-савап язылачак. Әҗер-савап сезгә дә, сезне белем алырга чакыручыларга да булачак”, – диде Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шәкертләргә белем алу юлында уңышлар теләде. «Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ: «Әгәр нинди дә булса юлны сайласагыз һәм аның буенча барсагыз, димәк, сез фәрештә канатлары буенча барасыз, шуңа күрә бу бик зур эш, дип әйткән», - дип, ул Пәйгамбәребезнең хәдисен искә төшерде. Шәкертләрне бу курсларда алган белемнәрен хикмәт белән башкаларга да таратырга да өндәде. Аннары хәзрәт «Бәкара» сүрәсенең беренче биш аяте мисалында шәкертләрне хакыйкый мөселманга кагылышлы төп төшенчәләр белән таныштырды. Бу төшенчәләрне истә тотарга чакырды. 

Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, проектның мөһимлегенә тагын бер кат тукталып: «Ни өчен бу проект актуаль һәм күркәм соң? Чөнки бу проектта сезне, Ислам динен яратучы, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә омтылучы кешеләр катнаша. Барысы да нияттән башлана», - диде ул, Аллаһы Тәгаләнең йөрәкләрне якынайтуын билгеләп үтеп.

Ислам нигезләренә кагылышлы белемне тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре бирә. Дәресләрдә шәкертләр тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнә, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, хәләл-хәрам, ураза, хаҗ мәсьәләләре белән җентекләп таныша алачак. Аларга белем  алу өчен кирәк барлык материаллар да таратылачак.

Дәресләр Галиев мәчетендә (Г.Тукай ур., 40 й.) һәм нәзарәтнең конференц-залында шимбә көнне иртәнге сәгать тугыздан (09.00) көндезге сәгать бергә кадәр (13.00) уза. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла. Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, дәресләр барлык санитар-эпидемиология шартларын истә тотып үткәрелә. Белем алырга килүчеләр медицина битлекләре кияргә һәм кулларын антисептиклар белән юарга тиеш. 

Укулар 5 декабрьдә, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның бөтенесен дә бүләкләр көтә.

«Ислам. Беренче адымнар» проектын тормышка ашырган биш сезон дәвамында әлеге курсларда 530 кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана