Мөфти имамнарны җомгаларны 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды

19 октябрь 2020 ел 14:42
Мөфти имамнарны җомгаларны 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмм челтәрендәге @kamilhazrat аккаунтында имамнарга һәм Татарстан Республикасында Ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм мәчетләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары турында искә төшерде. Камил хәзрәт үзенең мөрәҗәгатендә дин кардәшләребезне коронавирусның кискен таралып китү куркынычы әле һаман да саклануы турында кисәтте һәм хәзрәтләрне җомгаларның дәвамлылыгын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды. Камил хәзрәт болай дип билгеләп үтте:  

"Хөрмәтле хәзрәтләр, мөхтәрәм җәмәгать! Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясенең кискен таралып китүе куркынычы әле һаман да саклана. Мәчетләрне моның сәбәбе булудан саклыйк! Шуңа күрә җомга намазларын, 10-15 минуттан да арттырмыйча, тәмамларга чакырам. Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә, фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм. Һәм кабат исегезгә төшерәм: мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдаланыгыз! 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш ителә. Сакланганны Аллаһ саклар!"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана