Нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты "Әбү Хәнифәнең мөхәддисләр арасындагы урыны" хезмәтен нәшер итте

20 октябрь 2020 ел 09:49
Нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты "Әбү Хәнифәнең мөхәддисләр арасындагы урыны" хезмәтен нәшер итте

ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты бөек галим имам Әбү Хәнифәнең хәдис гыйлеме турында фәнгә керткән нигезле өлеше хакындагы фәнни хезмәтне нәшер итте. “Положение Абу Ханифы среди мухаддисов” (“Әбү Хәнифәнең мөхәддисләр арасындагы урыны”) дип аталган әлеге китапта урта гасыр мөхәддисләренең Имам турында әйткән сүзләренә җентекле анализ ясалган.

Биредә әл-мүрсәл, ягъни зәгыйфь хәдисләр турында, шулай ук Әбү Хәнифә хәзрәтләренең алар белән эшләү алымнары хакында күзаллау бирелгән. Нәкъ менә Әбү Хәнифә күп кенә хәдисләрнең эчтәлегендә фундаменталь ислам принциплары белән аермалыклар булуына игътибар иткән беренче кеше булган. Шулай да галим, үз фикри сөземтәләрен файдалану һәм башка шуңа тиң чыганаклардан җаваплар эзләүгә караганда, бу хәдисләргә өстенлек биргән.

Әлеге хезмәт бөек галимгә карата әйтелгән гаепләүләрнең нигезсез икәнлегенә дәлил булып тора һәм шулай ук бүгенге көндә актуаль булган “Һәрбер акыллы мөселман кешесе үзен кызыксындырган сорауларга Коръән һәм Сөннәттән үзлегеннән генә җавап табарга сәләтлеме?!” дигән сорауга ачыклык кертергә ярдәм итә.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир шарының теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36 нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14 нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана