Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 3 нче көнендә (20 октябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең дин эшләре буенча министрлары, баш мөфтиләре катнашындагы онлайн рәвештә үткән Консультатив киңәшмәсендә катнашты. Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән киңәшмәдә катнашучыларны Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләде.
Гомумән алганда, киңәшмәнең эшчәнлеге бүгенге җәмгыятьтә исламнан курку белән бәйле көнүзәк темага багышланган иде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте, башка катнашучылар белән беррәттән, Ислам турындагы стереотипларны җимерү, шулай ук җәмгыятькә динебезнең матурлыгын һәм традицион ислам кыйммәтләрен күрсәтү эшчәнлеген тормышка ашырудагы үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моннан тыш, Рамил хәзрәт делегатларга «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалының уңышлары, нәшрият эшчәнлеге, Россиядә беренче бушлай «Даруль ифта» федераль номеры (белгечләр дин өлкәсендәге сорауларга җавап бирә), яшьләр сәясәте һәм социаль проектларны тормышка ашыру һ.б. турында сөйләде.