Нәзарәт Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре баш мөфтиләренең Консультатив киңәшмәсендә катнашты

20 октябрь 2020 ел 16:58
Нәзарәт Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре баш мөфтиләренең Консультатив киңәшмәсендә катнашты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 3 нче көнендә (20 октябрьдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең дин эшләре буенча министрлары, баш мөфтиләре катнашындагы онлайн рәвештә үткән Консультатив киңәшмәсендә катнашты. Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән киңәшмәдә катнашучыларны Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләде.

Гомумән алганда, киңәшмәнең эшчәнлеге бүгенге җәмгыятьтә исламнан курку белән бәйле көнүзәк темага багышланган иде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте, башка катнашучылар белән беррәттән, Ислам турындагы стереотипларны җимерү, шулай ук җәмгыятькә динебезнең матурлыгын һәм традицион ислам кыйммәтләрен күрсәтү эшчәнлеген тормышка ашырудагы үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моннан тыш, Рамил хәзрәт делегатларга «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалының уңышлары, нәшрият эшчәнлеге, Россиядә беренче бушлай «Даруль ифта» федераль номеры (белгечләр дин өлкәсендәге сорауларга җавап бирә), яшьләр сәясәте  һәм социаль проектларны тормышка ашыру һ.б. турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана