Камил хәзрәт Сәмигуллин Дәмәшкъ мөфтиенең фаҗигале һәлак булу уңаеннан кайгы уртаклашты

23 октябрь 2020 ел 09:31
Камил хәзрәт Сәмигуллин Дәмәшкъ мөфтиенең фаҗигале һәлак булу уңаеннан кайгы уртаклашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә кич Дәмәшкъ мөфтие Мөхәммәд Әднән әл-Әфъюнинең фаҗигалә төстә һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Мөрәҗәгатендә ул болай дип әйтә:

"Сүриянең вакыфлар министрлыгы җан өшеткеч хәбәрләр бирә: фаҗигале рәвештә Дәмәшкъ мөфтие Мөхәммәд Әднән әл-Әфъюни вафат булган. Бу дөньядан ул автомобилен террористлар шартлату нәтиҗәсендә  шәһид буларак киткән. Бөтен мөселман өммәте өчен олы кайгы, чөнки шәех хәзерге заманның иң олы ислам галимнәренең берсе иде. Без аның белән күп еллар таныш идек, берничә ай элек кенә шалтыратышкан һәм планнар корган идек. Хәзерге минутларда бөтен Сүрия мөселманнары белән тирән хәсрәт хисләре кичерәм һәм мәрхүмнең рухына догалар кылам. Шәех Аллаһының рәхмәтендә булсын". 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана