Мөфтинең җомга нәсихәте: "Пәйгамбәребез ﷺнең дөньяга килүе - Аллаһның рәхмәте"

23 октябрь 2020 ел 09:54
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Пәйгамбәребез ﷺнең дөньяга килүе - Аллаһның рәхмәте"

Хөрмәтле дин кардәшләр! Кадерле милләттәшләр!

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «[Расүлем!] Без сине бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия/Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 107нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең дөньяга килүе - үзе зур вакыйга һәм мөселманнар өчен Аллаһның рәхмәте. Расүлебезнең тууы һиҗри хисап буенча 11 нче рабигыль-әүвәл, ә милади буенча 571 елга туры килә. Татар халкында да «Мәүлид Ән- Нәби» көнен билгеләп үтү гадәтләнгән. Быел рабигыль-әүвәл аеның 11 нче көне 28 октябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез – олуг үрнәк иясе, шуңа да ул кылган гамәлләрне күз уңында тотып, тормышта көн саен кылына торган гамәлләребез рәтенә кертә алсак, бик бәхетле булыр идек.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана