Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Иваново татарларына таратылды

23 октябрь 2020 ел 17:27

Бүген Рабигыль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә (23 октябрьдә), Иваново шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды. Шушы максаттан алдан  Иваново өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә басманың аерым тиражы җибәрелгән иде. Китапларны тантаналы рәвештә җирле Диния Нәзарәте рәисе, татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпинга тапшыру һәм аны милләттәшләргә тәкъдим итү өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ивановога рәсми эш сәфәре белән килде.

Татар дин әһелләре арасында яхшы бәяләмә казанган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының презентациясен Иваново өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе милләтләр йортында оештырды. Шунда ук беррәттән рус телендәге "Калям Шариф. Смысловой перевод" басмасы турында да тәфсилле мәгълүмат бирелде. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин Камил Сәмигуллинга әлеге презентация һәм Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре өчен олы рәхмәт белдерде. Басмалар исә Иваново татарларында гына түгел, башка милләт вәкиләрендә дә зур кызыксыну уятты. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе презентациянең Татарстан Диния нәзарәте һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән килешү нигезендә оештырылуын хәбәр итте.  

Чара гадәттәгечә Татарстан мөфтие Камил Хәзрәт Самигуллин башкаруында Коръән аятьләрен уку белән башланды. Иваново татарлары белән аралашканда, ул бу хезмәтләрнең Россия мөселманнары өчен мөһимлеген искәртте: “Ислам белән кызыксына башлаган кеше иң элек Коръән укырга тели, әмма, кагыйдә буларак, оригиналның телен белми. Кешеләрдә мондый ихтыяҗ булганга күрә, без алар өчен бу мөмкинлекне тудырырга булдык. Әмма бу китапларның икесе дә ижтихад – карарлар чыгару өчен түгел, ә кешеләргә Коръәнгә якынаерга ярдәм итү максатыннан чыгарылды.  Бу бары тик безнең тарафтан киләчәктә татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителәчәк тәфсирнең нииндидер нигезен булдыру омтылышы иде”, - диде мөфти, Татарстан Нәзарәте тарафыннан мәгънәви тәрҗемәләрне чыгаруның алшартларын аңлатып үтеп. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телендәге “Кәлам  Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының бүгенге көндәге актуальлегенә аерым  игътибар бирде. Ул билгеләп үткәнчә, татар телендәге күпчелек тәфсирләр инкыйлабка кадәр бастырылган,  аларда мәгънәви хаталар юк, әмма иске татар телендә хәзерге татарларга таныш булмаган сүзләр бик күп. Шуңа күрә хәзерге татар әдәби телендә киң катлам укучыларга аңлашыла торган тәрҗемәләрне бастырып чыгару ихтыяҗы туды да инде. 

Презентация вакытында Камил хәзрәт тарафыннан тәкъдим ителгән һәм татар халкы язмышында Коръән тәфсирләренең хәлиткеч роль уйнавы хакындагы бер тарихи документ әлеге чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Аерым алганда, анда татарларны көчләп чукындыру нәтиҗәләре һәм аларның кире исламга кайту процессын туктата алмау күренешләре турында хәбәр ителә. Синодның обер-прокуроры граф Н.А. Протасовның император Николайга 1845 елның 16 июнендә юллаган, “Казан губерниясенең яңа чукындырылган татарларның исламга кире кайтуы” дип исемләнгән 99 нчы санлы доклад язуында Казанда бай мөселманнарның үз акчаларына татар телендә “Әл-Коръән” – тәфсирләр һәм ислам турында башка дәреслекләрне күпләп чыгарулары (тиражлары 200 мең данәгә җитә), һәм аларны халык арасында бушлай таратулары хакында тасвирлана. Бу китаплар шулай ук ул вакыттагы данлыклы ярминкәләрдә сатыла. “Әл-Коръән һәм мөселманнарның башка китаплары күпләп бастырыла башлаганнан бирле, яңа чукындырылган татарларның кире үз диненә кайтуы бик тиз арта башлады", - дип хәбәр ителә шактый борчулы доклад язуында.

Шул ук вакытта татар телендәге “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы татар халкының уллары һәм кызлары үз тарихи тамырлары турында искә төшерергә, туган телдә камил итеп сөйләшергә, ә инде телне бөтенләй дә белмәсәләр, аны өйрәнергә этәргеч ясарга тиеш. “Теләсә кайсы туган  тел – Аллаһтан әманәт ул, безгә аны Раббыбыз биргән. Әгәр Ул аны безгә биргән икән, без аны сакларга тиеш”, - диде Татарстан мөфтие, укучыларның бу басмалардан файда алачакларына өмет белдереп. 

Алга таба презентация “сорау-җавап” форматында дәвам итте – Ивановода яшәүчеләр, Камил хәзрәт Самигуллин белән шәхсән аралашып калырга теләп, озак вакыт аңа сорауларын яудырды. 

Ивановода тәкъдим ителгән татар басмасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән бастырылды. Тиражның гомуми күләмен 40 000 данә тәшкил итә. Аларның бер өлеше Башкортстан Республикасы, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсенә җибәрелеп өлегерде, шулай ук быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. Хәзер исә Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә шактый популярлык казанган әлеге татар телендәге заманча дини-илаһият фундаменталь хезмәте белән Иваново өлкәсе татарлары да таныша алды. Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

Белешмә

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы – ул Коръәннең хәзерге татар әдәби телендә әзерләнгән мәгънәви тәрҗемәсе. Аны әзерләүдә Татарстан мөфтиятенең шәригать белгечләре, Коръән хәфизләре, татар һәм гарәп теле филологлары, кыйраәтләр, фикһ, гакыйдә буенча белгечләр катнашты. Басма өстендә эш барышында алар татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр, аеруча Ногмани, Мөхәммәд Садыйк ибн Шаһ Әхмәт Имәнколый Казаниның “Тәсхил әл-бәйан”, Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан” хезмәтләре, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләр, шул исәптән имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн” һәм шәех Мәхмүт Әл-Уфыйның “Коръән Мәҗид”, Әт-Табари, Әл-Матуриди, Ибн Касир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Әлүси хезмәтләрен файдаланды. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр, зур игътибар биреп, бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать итте.

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәмлексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. Коръәнне шундый рәвештә татар теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды. Басма тәүге тапкыр 2019 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында каты тышлы һәм 807 битлек күләм белән дөньяга чыкты. Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең тагын бер басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан рус телендә әзерләнде һәм уңышлы итеп Махачкалада тәкъдим ителде. “Калям Шариф. Перевод смыслов” дигән исем астында чыгып, ул барлыгы 7 мең тираж белән 3 тапкыр нәшер ителде. Татар телендә китап 4 тапкыр бастырылды. Моннан тыш, “Хозур” нәшрияты тарафыннан Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре аудиоверсиясе әзерләнде, соңыннан ул Коръән-каләмгә кертелде.

Татарча һәм русча тәфсирләрне әзерләү Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан Россиядә Исламның алдагы үсеше өчен нигез салу максатыннан башкарылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана