Бүген Болгарда сигезенче тапкыр Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк

28 октябрь 2020 ел 08:43
Бүген Болгарда сигезенче тапкыр Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк

Бүген кояш баегач, ахшам намазыннан соң бөтен ислам дөньясы Мәүлид ән-Нәби көнен каршылыячак. Бу көн барча галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көнен билгели. Рәсүлебезнең ﷺ туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы киченә, ягъни 28-нче октябрьнең киченә туры килә. Бу уңайдан Болгарда традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы узачак. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан быел сигезенче тапкыр оештырыла.

Мәүлид ән-Нәби тантаналары Болгар ислам академиясе бинасында чарага чакырылган шәрәфле һәм дәрәҗәле кунаклар һәм катнашучыларның җәмәгать белән ахшам намазы укуы белән ачылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә намаз укып дога кылганнан соң, барлык катнашучылар академиянең күпфункцияле залына күчәчәк. Алга таба программа буенча вәгазьләр һәм Коръән уку каралган. Махсус кунак буларак чарага Мисыр дәүләтеннән танылган нәшидче, дини җырлар башкаручы Мостафа Атиф чакырулы. Ул тантананы Кәлам Шәрифтән аятьләр укып башлап җибәрәчәк. Кичәне шулай ук татар телендә нәшид һәм мөнәҗәтләр белән Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, дини эчтәлекле җырлар авторы Ильяс Халиков бизәячәк. 6 яшьлек Арыслан Сибгатуллинның касыйдәләр башкаруы көтелә. Сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм башка хөрмәтле кунаклар мөрәҗәгать итәчәк.

Чарада танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре, Болгар ислам академиясе шәкертләре катнашачак.

Мәүлид чараларын оештырганда һәм үткәргәндә Нәзарәт тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күреләчәк. Катнашучыларның медицина битлекләреннән булулары һәм мәчеткә, академиягә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри шарт булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана