Татарстан мөфтие – БИАда: «Россия мөселманнарының дини мирасы үз актуальлеген югалтмаган һәм безнең тарафтан торгызу һәм танытуны көтә”

26 октябрь 2020 ел 14:48
Татарстан мөфтие – БИАда: «Россия мөселманнарының дини мирасы үз актуальлеген югалтмаган һәм безнең тарафтан торгызу һәм танытуны көтә”

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 9-нчы көнендә (26-нчы октябрьдә), Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» II Халыкара форумы эшли башлады. Форум кысаларындагы чаралар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, урыннан торып һәм дистанцион режимда уза.

Чара гадәттәгечә Кәлам Шәриф аятьләре уку белән башланып китте. Аннары катнашучыларны һәм кунакларны оештыручылар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, мөфтиләр сәламләде.

“Фәнни форумның төп максаты – җирлегебезнең ислам илаһият мәктәбен торгызу, күп гасырлык белем бирү һәм фәнни мөселман мирасын саклап калу һәм үстерү”, – дип ассызыклап узды ачылыш тантанасында академия ректоры Данияр Абдрахманов.

Татарстан мөселманнары һәм нәзарәт исеменнән барлык катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде:

– Ислам рухи мирасын торгызу бөтен Россия җәмәгатьчелеге өчен гамәли әһәмияткә ия мәсьәлә булып тора, чөнки илебездә ислам үсеше нәкъ менә үзебезнең бөек дин әһелләребезнең хезмәтләренә нигезләнергә тиеш. Динебез хакына гомерләрен дә кызганмаган хәзрәтләрнең үлмәс китаплары бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмаган, ләкин, кызганычка каршы, тарих тузанында күмелеп калган. Аларны өйрәнү, торгызу һәм таныту — безнең изге бурычыбыз. Аллаһыга шөкер, безнең бүген моның өчен мөмкинлекләр бар. Бу мәсьәләдә Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов зур ярдәм күрсәтә. Алар ярдәме белән бүген илдә Ислам үсешен дәвам итү өчен кирәкле матди нигез булдырылган, шул исәптән Болгар ислам академиясендә дә бу юнәлештә эш алып барыла, – дип билгеләп үтте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Форум 2020 елның 30 октябренә кадәр Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте катнашында уза.

Чараның төп бурычы – Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү проблемаларын тикшерү һәм хәл итү буенча галимнәр һәм экспертларның, иҗтимагый һәм дин әһелләренең көчләрен берләштерү. Форум көннәрендә катнашучылар шулай ук үз җирлегебезнең ислам дине һәм ислам мәгарифен үстерү, хәзерге шартларда Россиядә, бөтен дөньяда мәдәни-цивилизация һәм диннәр арасындагы диалогны ныгыту мәсьәләләрен караячак.

Моннан тыш, атна дәвамында нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты академия бинасында нәшриятның китап күргәзмә-ярминкәсен оештыра. «Хозур» нәшрият йорты стендында Татарстан мөфтияте тарафыннан татар, рус һәм гарәп телләрендә бастырылган 60-тан артык исемдәге китап – уку һәм агарту әдәбияты, мәдрәсәләр, югары уку йортлары, имамнар өчен укыту һәм методик әсбаплар, киң катлам укучылар өчен ислам традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлатучы фәнни-популяр китаплар тәкъдим ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана