Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 9-нчы көнендә (26-нчы октябрьдә), сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән ае – Мәүлид уңаеннан Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә промо-акция үткәрелде. Акция барышында башкалабызның мөселман волонтерлары Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең саубуллашу хаҗындагы хөтбәсе язылган буклетлар өләште. Чара истәлекле урыннар – Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында, Кабан күленең яңа төзекләндерелгән яр буе зонасында узды. Волонтерлар беррәттән халыкка Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айның мәгънәсен аңлатты бирде, яхшылык һәм игелек кылырга, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга чакырды. Әлеге листовкада хөтбә татар һәм рус телләрендә бирелгән. Ул нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылып чыкты.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте промо-акцияне киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гомумкешелек әхлакый кыйммәтләрен үстерү, яшьләрдә рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм милли-дини мираска кызыксыну уяту ниятеннән, шулай ук казанлыларның һәм шәһәребез кунакларының Мәүлид аеның әһәмиятенә, традицияләренә һәм ислам дине нәсыйхәтләренә игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырды.