Нәзарәт һәм ҖҮФХ ТР буенча идарәсе (УФСИН) үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

29 октябрь 2020 ел 16:22
Нәзарәт һәм ҖҮФХ ТР буенча идарәсе (УФСИН) үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 12-нче көнендә (29-нчы октябрьдә), Татарстан мөфтиятендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Эдуард Хиалиев һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имзалады.

Кул куелган килешүдә хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булып хөкем ителгәннәрнең вөҗдан ирегенә һәм дин ирегенә булган хокукларын гамәлгә ашыру; гыйбадәт кылу, дини йолаларны үтәү, хөкем ителгәннәрнең рухи-әхлакый агарту чараларын оештыру билгеләнгән. Шул ук вакытта Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР территорияләрендә сөнни дини-хокукый һәм дини мәктәпләре кысаларында Россия мөселманнарының традицион кыйммәтләрен исәпкә алып рухи кыйммәтләр таратылачак.

Шунысы игътибарга лаек, эшчәнлекнең бу юнәлешләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан 2016 елдан башлап системалы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Шуңа бәйле рәвештә, Эдуард Хиалиев мөфтият тарафыннан хөкем ителүчеләрне рухи-әхлакый тәрбияләү өлкәсендә алып барылган эшләр һәм тоткыннарны тәрбияләү мәсьәләләренә игътибар биргәне өчен Камил хәзрәткә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

– Безнең учреждениеләрдә мөселман дин әһелләре тарафыннан алып барылган эшчәнлек өчен олы рәхмәтемне белдерәм, - диде ул. – Бу, һичшиксез, кайчандыр ялгышып, җитди хаталар ясаган һәм иректән мәхрүм итү урыннарына эләккән кешеләрне төзәтү, яңадан тәрбияләү һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү эшендә иң нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып тора. Рәсми рәвештә килешүне имзалау – тарихи вакыйга, ул безнең уртак бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган тарихи вакыйга дип ышанам.

Ул шулай ук тоткыннарның, иреккә  чыккач, яңадан мәчетләребезгә омтылуларын, үзләренең рухи-әхлакый үсешен дәвам иттерергә һәм элек кылган хаталарны кабат кылудан саклану ниятләре булуын әйтте.

Аңа җавап итеп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин болай дип билгеләп үтте:

– Әлбәттә, килешүне имзалау – ул озак еллар дәвамында төзәтү учреждениеләрендә дин әһелләре тарафыннан даими алып барылган эшнең күзгә күренгән өлеше генә. Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсе җитәкчесенең дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Рафаил Гани улы Дәүлиев һәм минем социаль мәсьәләләр буенча киңәшчем, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитовка яхшы оештырылган олуг хезмәте, системага салынган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Билгели ки, Татарстан бу өлкәдә Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булып тора.

Моннан тыш, күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт йөзеннән Камил хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән Эдуард Данил улы Хиалиевны, шулай ук аның дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Рафаил Гани улы Дәүлиевны бүләкләде. Ул шулай ук “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” хәйрия акциясендә язын волонтерлар сыйфатында актив катнашкан  Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. “Ярдәм” хәйрия фондының “Тормыш юлы” хәйрия акциясе, коронавирус инфекциясе таралу аркасында чикләү чаралары кертелгәч, язын башланып китте. Әлеге акция кысаларында Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, ланч-боксларга салып, мөмкинлекләре чикле кешеләргә кайнар ашлар таратуда катнашты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана