Дөньякүләм танылган нәшидче Мостафа Атеф Болгарда клип төшергән

30 октябрь 2020 ел 10:38
Дөньякүләм танылган нәшидче Мостафа Атеф Болгарда клип төшергән

28 октябрьдә Болгарда узган Мәүлид ән-Нәби кичәсенең махсус кунагы, Каһирә шәһәрендә яшәп иҗат итүче, дөньякүләм танылган һәм иң популяр нәшидчеләрнең берсе Мостафа Атеф “Ак мәчет” янында клип төшергән.  Ул, Болгар ислам академиясе комплексында төзелгән мәчет архитектурасының матурлыгыннан илһамланып, Россиядә Хәнәфи мәзһәбе буенча алып барылган исламның тарихи бишеге булган Болгарда алган тәэсирләре нәтиҗәсендә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ турында нәшид яздырган. Өч минутлык ролик артистның мөрәҗәгатеннән башлана, ул үзенең тыңлаучыларын Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлый. Клипта борынгы Болгарның гүзәл табигате, кояш баеган вакытта якты төсләргә күмелгән “Ак мәчет” бинасы күренә. Әлеге кадрлар салмак матур көйгә алышынып тора. Музыка, тамашачыны тирән рухи дөньяяга алып кереп китеп, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ карата булган мәхәббәт белән сугарылып, клипны караудан уңай тәэсирләр алырга мөмкинлек бирә.

Әлеге музыкаль клипны Мостафа Атеф үзенең Инстаграмдагы @mostafaatef  рәсми аккаунтына (җир шарының төрле почмакларыннан миллионга якын язылучысы бар) куйган. Якынча бер тәүлек эчендә бу пост астында йөзләгән уңай фикер әйтелгән һәм меңләгән кеше клипны ошатуын белдергән.

Бүген күренекле артист Татарстан белән саубуллаша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана