«Азан» радиосыннан Мәүлидкә бүләк: Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен аудио рәвешендә бушлай күчереп алып була

30 октябрь 2020 ел 11:10
«Азан» радиосыннан Мәүлидкә бүләк: Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен аудио рәвешендә бушлай күчереп алып була

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы сөекле Пәйгамбәребезнең  ﷺ туган көне - Мәүлид уңаеннан тыңлаучыларына бәяләп бетергесез бүләк әзерләде. Татар һәм рус телләрендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмаларының аудиоверсияләрен теләгән һәркем бушлай күчереп алырга мөмкин. Аудиоязмалар azan.fm радиостанциясе сайтында урнаштырылган.

Фундаменталь хезмәтләрнең аудиоязмалары «Азан» радиосы редакциясе тарафыннан әзерләнгән. Рус телендәге тәрҗемәләрне 40 сәгать дәвамында Биектау районының Калинин бистәсендәге «Карадениз» мәчете имам-хатыйбы Айбек Токтосопиев укыды, ә татар телендәгесен 35 сәгать дәвамында танылган журналист һәм телетапшырулар алып баручы Илдар Кыямов яздырды.

Рус телендәге «Калям Шариф. Перевод смыслов» 

Татар телендәге «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» 

Белешмә.

Татар һәм рус телләрендә дөнья күргән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмалары ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора, алар Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Бу Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә 40 тан артык белгечнең җидеелык коллектив эше нәтиҗәсе булды.

Коръән мәгънәләренең мөфтият әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. Коръәнне шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, тәфсирнең һәр битендә Коръәннең тәрҗемә ителгән өлешенең оригиналь тексты да урнаштырылган. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе текстлары турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды.

Татар һәм рус телләрендәге «Кәлам Шәриф» һәм «Калям Шариф» басмалары «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан басылып чыкты, презентацияләр Мәскәүдә, Уфада, Махачкалада һәм Ивановода уңышлы узды.

Аудиодискларны һәм китапларны шулай ук huzurshop.ru адресы буенча - рәсми интернет-кибеттә һәм Казан шәһәре, Тукай ур., 36 йорт адресы буенча урнашкан кибеттә сатып алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон.: +7 (960) 250 00 09.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана