ТР мөфтие Коръән-хәфизләр әзерләү үзәге шәкертләренә иҗазәтләр тапшырды

30 октябрь 2020 ел 13:12

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 13-нче көнендә (30-нчы октябрьдә), Казан ислам университетының Коръән хәфизләрен әзерләү үзәгендә тантаналы күркәм вакыйга узды. Биредә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәт вәкилләре, дин белгечләре, әлеге уку йортының мөгаллимнәре катнашында шәкертләргә Коръән укуның шигъри формада язылган “Мөкаддимә әл-Җәзария” уку кагыйдәләре җыелмасын белү һәм “Төхфәтүл-әтфәл” тәҗвид хезмәтен белү буенча иҗазәтләр тапшырылды.

Тантана Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Беренче булып сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде:

– Абдулла ибн Мубарак (рәхимуллаһ) болай дип әйтә: “Әгәр дә иснад дигән әйбер булмаган булса, кем нәрсә тели – шуны сөйләр иде”. Аллаһыга шөкер, иснад ул – безнең динебездән, ул динебезнең бер өлеше. Кайчак кешеләр бер хәдисне укып, “минем фикерем буенча, мин шулай дип уйлыйм” дип әйтә. Ләкин дин мәсьәләләрендә халыкка аның фикере түгел, ә Пәйгамбәребездән, яки, мәсәлән, Әбү Хәнифәдән килә торган фикер мөһим булырга тиеш. Яисә безгә имам Шәйбанинең, имам Хәнбәлнең һ.б. бу турыда нәрсә әйтүе кызыклы булырга тиеш. Әгәр кем дә булса иснадка таянып, остазының чылбыры Пәйгамбәребезгә кадәр бара торган булса, әлбәттә, без бу кешегә ышанабыз. Дөрес, остазың да хаталанырга мөмкин, әмма хаталану ихтималы зур түгел. Иснад, силсилә булса, ин шә Аллаһ, динебез бозылмаячак, динебез көчле, куәтле булачак. Һәрбер фәндә иҗазәт булырга тиеш. “Кем мәтеннәрне ятлаган, иҗазәт алган, бу кеше галим була ала”. Мәсәлән, безнең халкыбызда гакыйдә буенча “Әмәли” китабын ятлаганнар. Тәҗвид буенча “Карабаш”тан башласалар да, кыйраәт укыганда Җәзариянең татар телендәге бик күп шәрехләреннән файдаланганнар. Фикъһе буенча “Кудури”ны ятлаганнар. Тәфсир фәне буенча Коръәнне ятлаганнар. Мәрҗани хәзрәтебез янына бервакыт бер галим килә һәм зикер сорый. Мәрҗани: “Иң зур мөршид, иң зур остаз ул – Коръән. Ким дигәндә көненә бер җүз Коръән укырга тырышыгыз. Мөмкин кадәр мәгънәләрен аңлап, уйлап укырга тырышыгыз. Камил булсын дип телисең икән, ынанычлы бер тәфсир дә алып укыгыз. Шундый мөршид, остаз сезгә җитәр”, – дип җавап бирә Мәрҗани һәм ул үзе дә көн саен өч җүз укый торган була.

Мөфтинең сүзләрен куәтләп, тантанага җыелучыларга котлау, тәбрикләү сүзләрен, үгет-нәсыйхәтләрен нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та җиткереп узды. Ул алган белемнәр буенча гына туктап калмаска, белем үзләштерүне дәвам итәргә, киләчәктә магистратурага, докторантурага укырга керергә һәм татар дини мирасын өйрәнү буенча фәнни хезмәтләр язарга чакырды.

Рәсми чыгышлардан соң, шәкертләр “Мөкаддимә әл-Җәзария” хезмәтен тулысынча хор белән сәнгатьле итеп яттан укыдылар.

Алга таба тантаналы рәвештә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәкертләргә белем биргән Габдерәшит хәзрәт Фәизов укучыларга иҗазәтләр тапшырды. Барлыгы 11 иҗазәт “Төхфәтүл-әтфәл” һәм 6 иҗазәт “Мөкаддимә әл-Җәзария” буенча бирелде.

“Мөкаддимә әл-Җәзария” уку кагыйдәләре җыелмасын һәм “Төхфәтүл-әтфәл” тәҗвид хезмәтен белүләре буенча иҗазәтләр алучыларның әлеге китапларны яттан белүләре раслана. Шулай ук документта гыйлем алуның, ислам фәннәрен таратуның һәм гыйлемне чылбыр буенча – остаздан укучыга тапшыра килү мөһимлеге әйтелгән.  Мөселман дөньясында иҗазәтле дин әһелләре дин гыйлемен саклаучысы дип һәм гыйлемне башкаларга тапшырырга хаклы булып санала. 

Коръән-хәфизләр әзерләү үзәге Казанда 2003 елдан бирле Коръән-Кәримне, бөтен кагыйдәләренә туры китереп (тәҗвид белән), дөрес итеп укый белүче, Кәлам Шәриф текстын тулысынча яттан белүче белгечләр әзерләү максатында эшләп килә. Билгеле булганча, Россиядә 1917 ел инкыйлабына кадәр Коръән-хәфизләрнең махсус мәктәпләре һәм мәдрәсәләре булган. Шушы уку йортларының ислам таралуда, ислам мәгарифе үсешендә, халыкның рухи үсешендә, Хәнәфи мәзһәбе традицияләрен саклап калуда уйнаган роле бәяләп бетергесез. Бүген эшләп килүче Үзәкнең беренче максаты булып шәкертләрне Коръән аятьләре Пәйгамбәребез саллаһу галәйһи вәссәламгә җиткерелгән хәлдә, иң әүвәлге яңгырашын саклап укырга, аны аңлата алырга өйрәтү тора. Шунысы игътибарга лаек, Үзәктә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килеп кенә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә шәкертләр укый, мисал өчен, Иваново, Дагыстан, Пенза һ.б. өлкәләр. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана