Рабигыль әүвәл ае башлану белән, Татарстанда сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килү уңаеннан күптөрле тематик чаралар уза. Мәүлид ән-Нәби кичәләрен оештырганда һәм үткәргәндә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, мәчетләрдә Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән барлык чаралар да күрелә. Кичәләрдә катнашучыларда мәҗбүри шарт булып медицина битлекләре кию һәм мәчеткә кергәндә антисептикларны куллану тора.
Сезнең игътибарга Мәүлидкә багышланган чаралар исемлеген тәкъдим итәбез. Таблицага үзгәрешләр кертелергә дә мөмкин. Фотода - былтыргы чара.