Казанның Габдерәхим Утыз Имәни мәчетенә ярымай куелды

30 октябрь 2020 ел 15:17
Казанның Габдерәхим Утыз Имәни мәчетенә ярымай куелды

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 13-нче көнендә (30-нчы октябрьдә), Казанның Имәнлек микрорайонында төзелүче Габдерәхим Утыз Имәни мәчетенә ярымай кую тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандартлары буенча комитет җитәкчесе, яңа төзелүче мәчетнең имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм шушы мөхтәсибәткә керүче мәчетләрнең имамнары, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, автор-башкаручы, алып баручы Ильяс Халиков, иганәчеләр, мәхәллә халкы катнашты.

Ирек хәзрәт Җиһаншин мәчет төзелешендә булышучыларга һәм ай кую тантанасына җыелучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул үзенең чыгышында әлеге мөбарәк чараның Мәүлид аенда узуын, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, пандемия шартларында да мәчет төзелеше тукталып тормавын билгеләп үтте, төзелеш эшләренә ярдәм кулын сузучы дин кардәшләребезнең изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтуын теләде. Аннары тәкбирләр астында кран ярдәмендә ай күтәрелде, дога кылынды.

Габдерәхим Утыз Имәни исемен йөртәчәк әлеге ике катлы, мең кешегә исәпләнгән мәчет Казанның Имәнлек урамы белән Рихард Зорге урамнары киселешендә урнашкан. Гыйбадәтханәгә бүгенге көндә су, канализация үткәрелгән, хәзерге вакытта газ кертү эшләре алып барыла. Гомуми мәйданы 2480 квадрат метрны тәшкил иткән мәчетне 2021 елда ачу күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана