Мөфти: "Татарстан мөселманнары экстремизм һәм терроризмның теләсә нинди чагылышына кискен каршы тора"

30 октябрь 2020 ел 18:04
Мөфти: "Татарстан мөселманнары экстремизм һәм терроризмның теләсә нинди чагылышына кискен каршы тора"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмдагы үзенең @kamilhazrat рәсми битендә Кукмарадагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, республика мөселманнарының тетрәнүен һәм терроризм һәм экстремизмның теләсә нинди чагылышына һәм рәвешенә кискен каршы торуын әйтте. Постта ул болай дип яза: 

"Тумышы белән Алтай өлкәсеннән чыккан, Татарстанга килеп урнашканчы Удмуртия һәм Башкортстанда яшәгән бер яшүсмер, җимергеч идеологиягә ияреп, бүген төнлә Кукмарада полиция бүлегенә һөҗүм итә. Ул үзенең теракт булып саналган куркыныч гамәлен тормышка ашыру өчен безнең республика җирлеген сайлый. Аллаһыга мең шөкер, ниятләре барып чыкмый! Татарстан мөселманнары әлеге хәбәрләрдән тетрәнеп калды һәм терроризм һәм экстремизмның теләсә нинди чагылышына һәм рәвешенә кискен каршы тора.

Коръәндә бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң дип язылган. Әмма, кызганычка каршы, җинаятьче динебезгә хыянәт итеп, Раббыбызның исемен мәсхәрәләп, коточкыч явызлык кыла. Ул республикабызның бер генә мәчетенә дә йөрмәгән, югыйсә, күңеленә хак дин нурын сеңдерә  алган булыр иде. Шул рәвешле, террорист, кешеләрнең гомерләренә кизәнеп, җинаять кылып кына калмыйча, күркәм, изге һәм саф динебезнең мәңгелек һәм бөек кешелеклелек кыйммәтләренә кара тап төшерде. Бу коткы үзенең тискәре йогынтысын ясамас, дип өметләнәм, чөнки Татарстан халкы исламны бары тик тынычлык, игелек һәм шәфкатьлелек дине итеп күрә.

Читтән торып карап торучыларга исә “арпаны кибәктән аерырга” чакырам. Үзенең кара эшләрен нинди генә лозунглар астында башкарса да, җинаятьченең дине юк, чөнки ул күңеле белән Хак Тәгаләдән һәм иманнан ваз кичкән була".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана