Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә җир тетрәү сәбәпле кайгы уртаклаша:
"Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә якыннарын һәм туганнарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам. Татарстан мөселманнары аларга бу фаҗигане кичерергә рухи көч һәм ныклык тели. Догаларыбыз моның иң яхшы чагылышы булыр: Раббыбыз һәлак булганнарның гөнаһларын ярлыкасын, рәхим-шәфкатеннән ташламасын, шулай ук аларның якыннарына бу авыр сынауны кичерерлек сабырлык бирсен! Шушы афәттә зыян күрүчеләргә дә Аллаһ шифасын бирсен, тизрәк савыксын дип телим".