Бөгелмәдә ксенофобия хакында фикер алыштылар

05 ноябрь 2020 ел 14:03
Бөгелмәдә ксенофобия хакында фикер алыштылар

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов “Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел!” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган очрашуда шулай ук Бөгелмә муниципаль районы хакимияте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Бөгелмә районының авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Фикер алышу барышында экстремизм күренешләрен кисәтү, деструктив виртуаль берләшмәләр йогынтысына дучар булган затлар белән профилактика эшләрен оештыру мәсьәләләре каралды.

«Түгәрәк өстәл» утырышы йомгаклары буенча уртак эшчәнлек юнәлешләре тәкъдим ителде һәм үзара хезмәттәшлек итү юллары билгеләнде.

Рамил хәзрәт Хөснетдинов, “түгәрәк өстәл” утырышында чыгыш ясап, шулай ук кайбер тәкъдимнәрен җиткерде. Ул, беренче чиратта, яшьләр белән мәктәпләрдә, техникумнарда, институтларда очрашулар үткәрү тәҗрибәсе белән бүлеште. Ул шундый очрашуларның берсе Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) Бөгелмә филиалында узуын искәртте. Бөгелмә районы хәзрәтләре очрашулар өчен һәрвакыт ачык булуын, бик теләп катнашырга теләкләре булуын җиткерде.

Рамил хәзрәт үз чыгышында имамнарның җирле хакимият вәкилләре белән аңлашып эшләвенең мөһимлеген ай саен узучы мөхтәсибәт җыелышларына төрле структуралардан – Эчке эшләр министрлыгы, район прокуратурасы, МЧС кебек оешмалардан кунак сыйфатында берәр вәкил катнашында, сорау-җавап формасында үткән очрашуларның нәтиҗәле булуында да күрүен әйтте. Рамил хәзрәт экстремизм һәм ксенофобия күренешләрен кисәтү максатыннан, Бөгелмә шәһәрендә төрле милләт һәм төрле дин тотучы яшьләр арасында төрле спорт ярышлары, бәйгеләр үткәрелүе турында сөйләде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре вәкиле һәм төбәк казые буларак, имам-мөхтәсиб Исламга кагылышлы мәгълүмат белән тәэмин итү өчен, төрле даирә кешеләр белән очрашулар үткәрергә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне тормышка ашыру өчен, тирән белемле галимнәрне җәлеп итү, яхшы эчтәлекле, тикшерелгән басмалар тарату да тора. Мисал өчен, Рамил хәзрәт үзе, КНИТУның Бөгелмә филиалында булып, студентлар белән аралашып, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ислам в 75 уроках» китабын бүләк итүен әйтте. Ул әлеге басмадан Ислам диненә бәйле һәм һәрбер мөселманга кирәк булган белемнәрне (гакыйдә, гыйбадәт, әхлак, гомуми мәдәният, тәҗвид, пәйгамбәрләр тарихы һәм сира) табарга мөмкин булуын белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана