“Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде: ул Мәүлид аена багышланган

09 ноябрь 2020 ел 11:47
“Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде: ул Мәүлид аена багышланган

Россия мөселманнарының төп дини басмасы – “Шура” альманахының 30-нчы саны дөнья күрде. Әлеге журналның яңа санында сынаулар, диннең кыйммәте хакында, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү, бала тәрбияләү, гаиләне саклау, вакытны исраф итмәү, ватанны сөю, хөсетлек чире, яшерен гыйлем һәм башка темалар турында үрнәк вәгазьләр тәкъдим ителгән. Аерым игътибар, әлеге сан Мәүлид аена туры килгәнлектән, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына багышланган кыйссалардан, “Җирдәгеләргә мәрхәмәтле булу”, “Пәйгамбәребез – олуг үрнәк иясе” кебек тематик җомга вәгазьләренә бирелгән. Альманахта шулай ук мөселманнар тормышы өчен актуаль булган фәтвалар, татар халкы тарихына багышланган мәкаләләр, нәсыйхәтләр урын алган. Басмада “Үрнәк зат” рубрикасында Зөбәер бине Гәввам радыяллаһу ганһе турында мәкалә бирелгән. Укучылар “Шура”ның бу санында Эстония мөселманнары тарихын укып, татар халкының төньяк Балтыйк буе илләренә Ислам динен алып килүе белән таныша ала. “Мирас”, “Тәфсир”, “Фән”, “Нәсыйхәт”, “Әдәбият” сәхифәләреннән тыш, журналда Мәүлид ән-Нәби уңаеннан махсус рубрика да булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, “Шура” альманахы – XX гасыр башында нигез салынган уникаль басма, аны чыгару белән “Хозур” нәшрият йорты шөгыльләнә. Безнең көннәрдә альманахның һәр саны 2000 данә тираж белән дөнья күрә һәм ул Татарстанның һәрбер имамына бушлай бирелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана