Марат Әхмәтов Нәзарәт эшчәнлеген югары бәяләде һәм хезмәттәшлектә булырга чакырды

12 ноябрь 2020 ел 17:25

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 26-нчы көнендә (12-нче ноябрьдә), Лаеш районы “Волга” яшьләр үзәге базасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Утырыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында булды.

Марат Готыф улы, пленумда катнашучыларны үзе җитәкләгән Комиссия исеменнән сәламләп, бүгенге очрашуның үзе өчен мөһим булуын әйтте һәм Татарстан нәзарәте эшчәнлеген югары бәяләде, имамнар зур колачлы тәрбия эшчәнлеге алып баруын билгеләп үтте. “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең республикада яшәүче милләттәшләребез өчен зур һәм дәрәҗәле рухи берләшмә икәнлеген белеп, танып һәм аның эшчәнлеген тоеп яшибез. Шуңа күрә сезнең эшчәнлекнең әһәмиятен бәхәссез зур дәрәҗәдә бәялибез. Халкыбызның яшәү рәвешендә, аның рухи эчтәлеге керләнмәсен өчен, сез күпкырлы эш башкарасыз. Бик зур рәхмәт!” – диде ул. Ул үз чыгышында дин өлкәсендә туган телне куллану мәсьәләләренә тукталып, бу уңайдан төрле фикерләр булуын, диннең безнең милләтебезне, туган телебезне сакларга өйрәтүен билгеләп үтте. Ул “Рум” сурәсенең 22 нче аятен мисал итеп китереп, һәр халыкның телен Аллаһы Тәгаләнең амәнәте итеп кабул итәргә кирәклеген әйтте. Мәшһүр татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең мәгълүм гыйбарәсен искә төшереп: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның беренчесе – тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф. Димәк, дин – туган телне, туган тел динне сакларга ярдәм итә. Бу тулы канлы тормыш икесе бергә бара дигән сүз. Ә безнең гамәлебез нинди бүгенге тормышта?” – дип, М.Әхмәтов мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итте.

Мәртәбәле кунак хәзерге вакытта республикабызда, мохите шундый булганлыктан, телгә рухи ихтыяҗның югала баруын, туган телгә матди ихтыяҗ күзлегеннән каралуын, моның язмышыбыз өчен бик куркыныч булуын билгеләп үтте. “Ә инде үзеңнең татарлыгың белән горурланып, һәм ул телеңнең дәүләт теле буларак, тарихлы һәм дөньякүләм танылган 14 телнең берсе булу белән горурлану, мин моны көннән-көн камилрәк өйрәним әле, өйрәнгән саен ул телнең нәфислегенә, матурлыгына инана барам дигән шундый күңел, җан авазы белән телгә мөнәсәбәт җитми безнең”, - диде ул, ачынып һәм мәчетләргә йөргән өлкән яшьтәге милләттәшләрне балалар һәм оныкларга милли тәрбия бирү әһәмияте турында нәсихәтләргә чакырды.  

Марат Готыф улы шулай ук Татарстан мәчетләре каршындагы татар теле курсларның санын тагын да арттырырга һәм бу эштә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте: “Миңа узып баручы елда Диния нәзарәтенең мәчетләр каршында татар теле курсларын оештыруы бик ошый. Аны мөмкин кадәр күбрәк мәчетләргә кертә алсак, мин моңа биш куллап кушылырга риза. Үтеп баручы елны Туган тел елы дип игълан итүегез бик мөһим. Менә инде быел ирешкән, мөфти хәзрәт әйткән нәтиҗәгезгә нигезләнеп, 2021 елны республикабызның бөтен җәмәгать оешмаларына үрнәк күрсәтеп, хәтта дәүләт хезмәткәрләренә дә үрнәк булып, тагын да нәтиҗәлерәк үткәрик әле”.

Утырыш барышында шулай ук Казанда зур татар мөселман мәктәбе ачу зарурлыгы, мәчетләрнең эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрү өчен, грантлар белән тәэмин итү, имамнарда вәгазьләр сөйләү осталыгын арттыру мәсьәләләре күтәрелде. Билгеле булганча, кичә имам-мөхтәсибләр хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча белемнәрен ныгытты. Әлеге дәресләр Марат Әхмәтов ярдәме белән оештырылган иде. Казан дәүләт мәдәният институты доцентлары - сәхнә һәм телевидение сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова һәм сәхнә сөйләме буенча белгеч, педагогика фәннәре кандидаты Земфира Ибәтова хәзерге татар әдәби теле кагыйдәләре, тел чисталыгы һәм сүз басымы буенча төп кагыйдәләрне аңлатты. Бүген, бу теманы дәвам итеп, Марат Әхмәтов Илсөяр Шиһапованың методик әсбабларын мөхтәсибәтләргә һәм мәчетләргә таратырга тәкъдим итте. “Сезгә ул үз өстегездә эшләү өчен камил әсбаб булыр дип уйлыйм. Вәгазьнең үтемле булуы вәгазь сөйләүченең ни дәрәҗәдә әдәби осталыгына, гыйбрәтле тормыш мисалларын куллана белеп, аудиториягә, вәгазь тыңлаучыларга җиткерә алуыннан тора. Сез безнең өчен - бик зур көч. Сез - һәрберегез укытучы”, - дип, ул бу мәсьәләдә урыннардагы имамнар белән җитдирәк шөгыльләнергә тәкъдим итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана