Мөфтинең җомга нәсихәте: "Һәрчак шөкердә булыйк!"

13 ноябрь 2020 ел 10:09
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Һәрчак шөкердә булыйк!"

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай диелә: «Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын. Миңа шөкер итегез, [әмеремә буйсынмыйча, нигъмәтләремне күрмәгәндәй] Миңа карата шөкерсез булмагыз» («Әл-Бәкара/Сыер» сүрәсе, 152 нче аять). Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ исә болай дип әйткән: «Сездән югары булганнарга түгел, ә сездән түбән булучыларга карагыз. Бу сезгә Аллаһының нигъмәтләрен ким итеп күрмәүдә ярдәм итәчәк». Ул шулай  ук: «Кем иртә белән иминлектә, саулыкта, бер көнлек ризыгы булган халәттә йокыдан уянса, ул җир йөзенең бөтен байлыгына ия кеше кебек булыр», — дигән. Аллаһы Тәгалә адәм баласына башта Раббысына, аннары инде ата-анасына шөкер итәргә куша, чөнки баланы дөньяга Аллаһының рәхмәте белән әти-әнисе тудыра. Раббыбыз каршысына барачагыбызны онытмыйк, хәерле гамәлләребезне арттырыйк, һәрчак шөкердә булыйк.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана