Татарстан Президенты Казанның сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдыру тәкъдимен хуплады

17 ноябрь 2020 ел 09:46

Рабигыль-ахыр аеның 1-нче көнендә (16-нчы ноябрьдә), ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан эшкуарлары белән очрашты. Әлеге чарада эшмәкәрләрдән тыш, хакимият вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Очрашуда Covid-19 пандемиясеннән зыян күрүчеләргә ярдәм ихтыяҗы булу-булмау турында фикер алышудан тыш, күпләгән башка мәсьәләләр дә кузгатылды. Шуларның берсе – Казанның сәүдә үзәкләрендә мөселманнар өчен өстәмә гыйбадәт бүлмәләре булдыру. Әлеге иницатива белән очрашуда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов чыкты. Ул Ассоциациянең мондый намаз уку бүлмәләрен «Сувар Плаза» һәм «Караван» сәүдә үзәкләрендә оештыру тәҗрибәсе барлыгын әйтте һәм мондый башлангыч Halal LifeStyle үсешенең мөһим өлеше булып торуын ассызыклады. Моннан тыш, Айдар Шаһимәрданов РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе гыйбадәт бүлмәләрендә ремонт ясау, аренда һәм коммуналь түләүләрне үз өстенә алыр, дип белдерде.

Әлеге тәкъдимне Рөстәм Миңнеханов хуплап чыкты һәм очрашу барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга гыйбадәт кылу урыннары кирәк булган объектлар исемлеген төзү бурычын куйды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана