Әбу Даби мөфтие Казан имамнарына фәтвалар чыгару турында лекция укыды

18 ноябрь 2020 ел 10:08
Әбу Даби мөфтие Казан имамнарына фәтвалар чыгару турында лекция укыды

16-18 ноябрь көннәрендә “Рәшидә” ислам дини уку-укыту үзәгендә имамнар өчен “Дини радикализмны кисәтү мәсьәләләре: теория һәм практика” программасы буенча дәресләр уза. Радикализм нигезләре буенча беренче дәресне дүшәмбе көнне ислам фәннәре докторы, Әл Әзһәр мөгаллиме Хәмдәлла Ибраһим әс-Сафти алып барды.

Кичә исә Әбу Даби мөфтие, шәйх Мөхәммәд Әсләм фәтвалар чыгару үзенчәлекләре буенча лекция укыды. Әлеге очрашуда Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәте имамнары катнашты. Шәех фәтва бирүчегә (ягъни мөфтигә) куелган таләпләрне санап узды: ул Коръән, сөннәт, иҗмаг, кыяс фәннәрен, зур галимнәрнең китапларын һәм риваятьләрен яхшы белергә тиеш, ә үзенең сыйфатларына килгәндә – иң мөһимнәреннән гыйлемне яратуы, ашыкмавы. Лектор, дини карарлар чыгару белән рәсми мөфтиләр генә шөгыльләнергә тиешлекне, мәсьәләне тирәннән өйрәнмичә, ашыгып чыгарылган фәтвалар мөселман җәмгыятендә төрле проблемаларга, аңлашылмаучанлыкларга, экстремизмга китерергә мөмкин, дип ассызыклады. Очрашу кунагы бары мөфти генә фәтва бирергә хокуклы дип белдерде. Лекция тәмамланганнан соң имамнар Мөхәммәд Әсләмгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Шәех хәләл туклану, хаҗ кылу, гыйбадәт мәсьәләләре буенча җавапларын ирештерде.

Бүген укулар гакыйдәнең актуаль мәсьәләләре, дини оешмаларның юридик сораулары һәм экстремизмны кисәтү темасы буенча узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана