Әбу Даби мөфтие Татарстан Диния нәзарәтенең эшчәнлеген югары бәяләде

18 ноябрь 2020 ел 16:27
Әбу Даби мөфтие Татарстан Диния нәзарәтенең эшчәнлеген югары бәяләде

Бүген, рабигыль-ахир аеның 3-нче көнендә (18-нче ноябрендә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтттә Әбу Даби мөфтие, шәйх Мөхәммәд Әсләм белән очрашты. Республикабыз мөселманнары башлыгы мөхтәрәм кунакны мөфтиятнең эш юнәлешләре белән таныштырды, резиденция буенча экскурсия үткәрде.

Очрашу барышында махсус рәвештә белем күтәрү курсларында чыгыш ясау өчен вакыт табып Казанга килгән һәм шул уңайдан Татарстан мөфтияте белән якыннан танышырга зур теләк белдергән шәйх Мөхәммәд Әсләмгә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең тирән рәхмәтен белдерде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренән килгән дин әһеле үзе исә Татарстан башкаласында үткән очрашулардан алган тәэсирләре белән уртаклашты, белем күтәрү курсларында имамнарның зур кызыксыну белән лекция тыңлауларын һәм актив рәвештә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирүен билгеләп үтте.

Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт кунакны беренче чиратта Коръәннәр бастыру, китаплар нәшер итү юнәлешендәге эшчәнлек белән таныштырудан башлады һәм аңа Нәзарәт әзерләгән Коръән Китабын, Муса Бигиевның “Шатыбия” китабының «Хозур» нәшрият йорты чыгарган басмасын бүләк итте. Кунак мөфтиятнең нәшрият өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләде. Ул ТР МДН әзерләп бастырган Кәлам Шәриф китабы дөнья күләмендә халыкара стандартларга туры килгән дип танылуына, шулай ук Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты идарәсенең уңай бәя алуына, Коръәнне өйрәнү өлкәсендә мөфтият куйган тырышлыкларга карата үзенең соклануын белдерде.

Камил хәзрәт кунакны шулай ук “Даруль ифта” call-үзәген күрсәтте һәм аның әһәмияте, эшләү тәртибе турында сөйләде. Шәех халыкка дини белем бирүдә һәм дәгъвәт алып баруда күптөрле заманча инструментлар куллануны хуплады. Мөхәммәд Әсләм шулай ук мөфтиятнең социаль үсеш бүлегендә булды. Ул кергәндә биредә нәзарәтнең социаль бүлеге мөселман яшьләр активы белән киңәшмә алып бара иде. Шәйх бик кызыксынып хәзерге вакытта яшьләрнең нинди проект буенча фикер алышуы белән кызыксынды. Бүлек җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова XI Мөселман яшьләре форумы, “30/40” проектына әзерлек турында сөйләде. Мөхәммәд Әсләм: “Форумның программасы бер-берсеннән аерыламы?” – дип кызыксынды. Яшьләр сорауга җавап биреп, спикерларны сайлап алу, тематик лекцияләрне билгеләү, катнашучыларны туплау тәртипләре турында сөйләде.

Бай эчтәлекле очрашу өчен шәех зур рәхмәтләрен җиткерде, нәзарәт коллективына уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез: Әбу Даби мөфтие, шәех Мөхәммәд Әсләм Казанга белем күтәрү курсларында лекцияләрдә катнашу өчен килде. Ул шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин белән эшлекле очрашу үткәрде, “Рәшидә” ислам дини уку-укыту үзәгендә имамнарга лекция укыды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана