2020 елда Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты 128 оешмага таныклык бирде

19 ноябрь 2020 ел 09:53
2020 елда Нәзарәтнең “Хәләл” комитеты 128 оешмага таныклык бирде

Татарстан  Республикасы  мөселманнары  Диния  нәзарәтенең  “Хәләл” стандарты буенча комитеты – Татарстан территориясендә сертификация уздыруга Татарстан мөфтиеннән вәкаләт алган бердәнбер оешма. 2020 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты хәләл стандартларга туры килү хакында 128 оешмага таныклык бирде. Барлыгы Комитет карамагында сертификация узган 148 оешма бар. Аларның 109-ы – Татарстаннан, калган 39-ы – Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Чиләбе, Самара, Краснодар, Оренбург, Ульяновск, Ставрополь, Кемерово, Липецк һәм Воронеж өлкәләре; Марий Эл, Удмуртия, Чувашия республикалары һ.б.). 15 предприятие ит продукциясе, 15 – кош ите, 16 – ит ярымфабрикатлары, 20 – сөт һәм май продукциясе, 30 – икмәк, ярмалар һәм татлы ризыклар, 24 предприятие җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтә, калган 28-е эшчәнлекнең башка төрләре белән шөгыльләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты тарафыннан сертификацияләнгән иң зур предприятиеләр рәтенә “Чаллы-Бройлер”, “Ак Барс”, “Равис”, “Акашевская” кошчылык фабрикалары, “Макфа”, “Юнилевер-Русь”, “АмРест” (KFC) оешмалары керә.

Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле җәмәгать туклануы оешмалары тулы көченә эшли алмауга да карамастан, Комитет карамагында эшләүче хәләл кафе-рестораннар саны артты һәм гомуми саны иллегә җитте. Тулаем алганда, бер кафе көненә якынча 250 кешене кабул итә. 

Быелгы эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып – HalalLifeStyle юл картасын тормышка ашыру торды һәм «Крутушка», «Шифалы су»-«Ижминводы», «Радуга» шифаханәләренә сертификация үткәрелде.

Сертификация үткән оешмаларның саны һәм хәләл продукция җитештерүнең күләме бермә-бер арту нәтиҗәсендә комитет контролерлар санын ике тапкырга арттырды – 12 кешедән 25 кешегә җитте.

Рәсми тикшерүчеләрдән тыш, лаборатияләр белән дә эш җайга салынды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана