Казанда ислам фәннәре буенча Республикакүләм олимпиада ачылды

19 ноябрь 2020 ел 11:21
Казанда ислам фәннәре буенча Республикакүләм олимпиада ачылды

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 4-нче көнендә (19 ноябрьдә), Коръән хафизлар әзерләү үзәге бинасында Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада башланып китте.

Быел әлеге чара Татарстан мөфтияте тарафыннан Казан ислам университеты белән берлектә икенче тапкыр үткәрелә. Белемнәрне сынау бәйгесенә республикабызның барлык мәдрәсәләреннән – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Буа, Мамадыш шәһәрләре һәм Ютазы районы Урыссу бистәсеннән иллегә якын егет һәм кыз катнашырга теләк белдереп, Татарстан башкаласына килде.

Белгы Республикакүләм олимпиадада мәдрәсә шәкертләре генә түгел, РИИ, КИУ һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең югары курс студентлары да катнаша. Югары уку йортларында укучыларга олимпиадада катнашу өчен өстәмә шарт куела: алар моңа кадәр дини уку йортларын тәмамламаган булырга тиеш.  

Чара Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов башкаруында Коръән аятьләре уку һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллинның дога кылуы белән башланып китте.

Аннары катнашучыларны Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Гыйззәтуллин сәламләде:

– Бер аятьне искә төшерергә телим. “Аллаһының рәхмәтенә ашыгыгыз, ярышыгыз, бер-берегездән узышыгыз”. Безнең тормышыбыз изгелек белән бәйләнергә тиеш. Күбрәк изгелек, изге гамәл-гыйбадәт кылырга кирәк. Сәхабәләр дә изгелек эшләүдә бер-берсе белән узышканнар. Ошбу Олимпиада да изгелектә ярышу булып тора. Без белемнәребезне тикшерәбез, урыннар алырга омтылабыз. Тормышыбызны олимпиадада ярышкан кебек изгелек артыннан чабып, гыйбадәтләр кылып үткәрергә кирәк, – диде ул.

Аннары оештыручылар, аерым алганда Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин бүгенге көн тәртибе һәм Олимпиаданың кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Алга таба катнашучылар бүлмәләргә таралышты һәм биремнәрне эшләргә кереште.

Интеллектуаль ярышта катнашучылар «Ислам  хокукы (фикһ)», «Дин нигезләре (гакыйдә)» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак.

Бүген жюри катнашучыларның эшләрен тикшергән арада, Олимпиадада катнашучы шәкертләр Әбу Даби мөфтие Мөхәммәд Әсләм белән очрашачак. Шәйх катнашучыларга лекция укыячак һәм сорауларга җавап бирәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана