Нәзарәт “30/40” проектында катнашырга чакыра

17 ноябрь 2020 ел 15:10
Нәзарәт “30/40” проектында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге “30/40” проектына катнашучылар җыю игълан ителү турында хәбәр итә, әлеге чара 2021 елның 2-6 гыйнварында бабаларыбыз рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән тарихи җирлектә – Болгар шәһәрендә узачак. Проектта 30-40 яшьлек егетләр һәм кызлар, шулай ук гаиләле парлар да катнаша ала.

“30/40” проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 ел башында тормышка ашырылды. Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты – рухи һәм физик камилләшү, дини белемнәрне арттыру.

Быел форум җанны дәвалау темасына багышланган. Спикерлар булып шәех Гали Ибодов һәм остаз Әхмәд Абу Яхъя чыгыш ясаячак. Форумда катнашучыларны көн саен бай программа көтә. Өч көн дәвамында саф һавада тренинглар, остазлар катнашында дәресләр, саф һавада спорт уеннары уздыру ниятләнә. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм күңел ачу программалары белән чиратлашачак.

Проектта 60 кеше катнашачак. Катнашу бушлай. Язылу өчен телефон: 7 (843) 237-86-18. Шулай ук инстаграм челтәрендә https://www.instagram.com/muslimol/ аккаунты ярдәмендә 2020 елның 20 декабренә кадәр теркәлү узарга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана