Мөфтинең никахлы парларга нәсыйхәте: “Бер-берегез өчен дога кылыгыз”

20 ноябрь 2020 ел 11:02
Мөфтинең никахлы парларга нәсыйхәте: “Бер-берегез өчен дога кылыгыз”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Яшь килен» яшьләр проектында катнашучы мөслимәләр белән очрашты һәм «Никахта ир белән хатын хокуклары һәм бурычлары» темасына лекция укыды. Камил хәзрәтнең дәресе мөслимәләр белән кара-каршы сөйләшү, аларның фикерләрен белешү форматында барды.

Камил хәзрәт аларга Госманлы дәүләтенең тарихчы галиме, хокук белгече Әхмәт Җәүдәт-пашаның 130 ел элек язылган хезмәтеннән бер өзек укыды. Автор үзенең хезмәтендә ир белән хатынның гаиләдә бәхетле булу өчен үтәлү зарур булган хокуклары турында сөйли. Алар бер-береңне хөрмәт итүгә һәм киңәшләшеп яшәүгә һәм эшләргә, бер-береңә терәк булуга, бер-береңне аңлауга һәм бер-береңә ышануга, кайгыртучанлык һәм күркәм сабырлык күрсәтүгә, дин һәм намус мәсьәләләрендә бер фикердә булуга нигезләнә. “Яшь килен” проектында катнашучы мөслимәләр дәрестән гаилә бәхетенең шушы мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнүен, мөслимәнең иң күркәм сыйфаты тыйнаклык булуын бик яхшы аңлап кайтып китте.

– Никах – ул гыйбадәт. Һәр гыйбадәт (намаз булсынмы ул, уразамы – барысы да сабырлыкка нигезләнә, - диде Камил хәзрәт. –  Бу гыйбадәттә дә безгә сабырлык күрсәтергә кирәк. Бер-берегезнең гаиләләренә (әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга) хөрмәт күрсәтергә онытмагыз.

Камил хәзрәт яшь киленнәргә үзләренә тормыш иптәше сайлаганда игътибар итәргә тиеш булган сыйфатлар турында да сөйләде: “Чын ир-атлар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Нур” сүрәсенең 37 нче аятендә әйтә: “Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. (Чөнки) Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар”. Адәм баласы, әлбәттә, Кыямәт көненнән курыкса, үзенә карата золым кылучы булмас”.

Үз лекциясен мөфти мондый нәсихәт белән тәмамлады:

– Бер-берегез өчен дога кылыгыз. Бергәләп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә тырышыгыз.

Татарстан мөселманнары башлыгының гаилә иминлеген саклап калу буенча киңәшләре һәркем өчен кыйммәтле булды. Очрашу вакытында мөслимәләр мөфтигә үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Кызларны гаилә бюджеты белән идарә итү, бер-береңнең туганнарына карата бурычлар, күпхатынлылык, ир белән хатынның дини карашларына бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Дәрес күмәк дога кылу белән тәмамланды.

“Яшь килен” — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшь мөслимәләр арасында гаилә һәм балалар алдында җаваплылыкны тәрбияләүгә юнәлдерелгән яңа яшьләр проекты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана