Татарстан мөфтие Татарстан һәм Казан миторополиты, владыка Феофанның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

20 ноябрь 2020 ел 11:33
Татарстан мөфтие Татарстан һәм Казан миторополиты, владыка Феофанның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Казан һәм Татарстан митрополиты, владыка Феофанның вафаты сәбәпле мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгы уртаклаша: 

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде – Татарстан һәм Казан миторополиты, владыка Феофан бу дөньядан китеп барган. ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үзем мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, шулай ук хезмәттәшләренең, Татарстанның барлык православие вәкилләренең авыр кайгыларын уртаклашам. Татарстан Республикасы имамнары шулай ук аның үлеме турында ишетеп тетрәнде, чөнки владыканың безнең күпмилләтле җәмгыятебездә динара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ул Татарстанда яшәүче халыкларны һәрчак бер-берсе белән якынаерга һәм дус яшәргә чакырды! Куелган максатларына ирешү өчен ул һәр эшкә искиткеч көчле энергия белән тотына иде, һәрвакыт ачык йөзле, хезмәт сөючән иде. Искиткеч мул тормыш тәҗрибәсе белән ул республиканың киң җәмәгатьчелегендә хөрмәт һәм абруй казанды. Зирәк, бай рухи дөньяга ия, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле кеше иде ул.Аллаһы Тәгаләгә владыка белән аралашырга насыйп иткәне өчен мин шөкер кылам, ә мәрхүмнең үзенә хезмәттәшлеге һәм ярдәмчеллеге өчен рәхмәтле булып калам. Чын күңелдән аның якыннары һәм туганнарына, бергә эшләгән хезмәттәшләренә шушы авыр кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм рухи көч телим.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана