Татарстан мөфтие Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

20 ноябрь 2020 ел 12:06
Татарстан мөфтие Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша:

Бүген, рабигыль-ахир аеның 5-нче көнендә (20-нче ноябрьдә), иртән 81-нче яшендә танылган мөгаллим, күпсанлы китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк вафат булган.

Җәгъфәр хәзрәт совет чорында ук дин юлында хезмәт итә башлый һәм 60-тан артык исемдә китап бастыра. Алай гына да түгел, ул - революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнеп, кириллицага күчереп, беренчеләрдән булып халыкка җиткерүче. Хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында хезмәт куйган остаз. Дингә ирек бирелгәннән соң, узган гасырның 90-нчы елларыннан Җәгъфәр хәзрәттә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алган. Аллаһы Тәгалә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана