Мөфтинең җомга нәсихәте: “Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны дөрес тәрбияләргә насыйп итсен!”

20 ноябрь 2020 ел 08:00
Мөфтинең җомга нәсихәте: “Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны дөрес тәрбияләргә насыйп итсен!”

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дип әйткән:

1) «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез»;

2) «Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас».

Ата-ананың балаларына карата булган вазифалары:

1. Балага Ислам диненә туры килгән күркәм исем кушу.

2. Ир баланы җиде көннән соң сөннәткә утырту. Бу – мөселман булуның билгесе.

3. Хәләл ризык.

Хәләл ризык чиста, бәрәкәтле була, изге эшләргә көч бирә, Аллаһының ризалыгына ирешелә, догалар кабул ителә.

4. Дин гыйлеме.

5. Һөнәргә өйрәтү.

6. Балигълыкка ирешкәч, баланы өйләндерү яки кияүгә бирү.

Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбызны дөрес тәрбияләргә насыйп итсен.

Хәерле Җомга көне теләп,

Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана