Бүген Казан Кремленең Благовещение соборында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу чарасы узды. Митрополит белән хушлашу өчен Казанга Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм РФ Икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич килде. Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Владыканы соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар да бар иде.
Казанда владыка Феофан белән хушлаштылар
23 ноябрь 2020 ел 12:58
Соңгы яңалыклар
Уразаның соңгы көнендә Мөфти туры эфирда дин кардәшләргә мөрәҗәгать итәчәк һәм Коръәнне хәтем кылуны төгәлләячәк
22 май 2020 ел 09:58
Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
21 май 2020 ел 09:40
Мөфти мөхтәсибләр белән Ураза гаетен уздыру мәсьәләсе буенча видеокиңәшмә үткәрде
21 май 2020 ел 09:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы