Бүген Казан Кремленең Благовещение соборында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу чарасы узды. Митрополит белән хушлашу өчен Казанга Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм РФ Икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич килде. Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Владыканы соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар да бар иде.
Казанда владыка Феофан белән хушлаштылар
23 ноябрь 2020 ел 12:58
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтие Мәскәүдә Россия хаҗ-миссиясенең 20 еллыгына багышланган фәнни конференциядә катнашты
23 май 2023 ел 15:41
Kazanforum-да “Хәләл” стандарты буенча Комитеты FAMBRAS HALAL белән меморандум имзалады
23 май 2023 ел 13:16
Казанда ике көн Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре күргәзмәсе ачылды
22 май 2023 ел 15:25
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы