"Хозур ТВ" YouTube каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты

25 ноябрь 2020 ел 10:59
"Хозур ТВ" YouTube каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты

«Хозур ТВ» YouTube рәсми каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты. Ә каналдагы материалларны карау күрсәткече - 150 миллионнан өстә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче мөселман телеканалы аудиторияне колачлауны дәвам итә. Сервиста тамашачылар проектлар чыгарылышларын, тапшыруларга анонслар, тормышка этәргеч бирүче видеороликлар карый ала.

Узып баручы елда «Хозур ТВ» телеканалы редакциясе тарафыннан меңнән артык мәгърифәтчелек, экстремистлыкка каршы һәм күңел ачу телевизион программалары әзерләнде. Мәсәлән, татар телендәге «Иң гүзәл исемнәр» һәм рус телендәге «Самые прекрасные имена» тапшыруларында тамашачылар Аллаһы Тәгаләнең исемнәре турында белә ала. Татар сүзләренең килеп чыгышы һәм әһәмияте турында «Сүз эчендә хикмәт бар» программасы сөйли. «Минем беренче хаҗым» программасында хаҗилар хаҗ турындагы тәэсирләре һәм хатирәләре белән уртаклашалар. Ислам күзлегеннән караганда, гади әйберләр һәм күренешләр турында “Әһәмиятле сөйләшү” программасы кызыклы мәгълүмат бирә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында «Имам онлайн» проекты телеканалны караучыларда зур кызыксыну уята: мессенджерда чат форматындагы кыска видеороликларда мөселманнарны борчыган мөһим темалар карала. Үз программаларыннан тыш, “Хозур ТВ" телеканалы Ислам турында чит илләрнең тарихи телесериалларын күрсәтә, зәңгәр экраннарга тагын берничә яңа фильм чыгарга әзерләнә.

«Хозур ТВ» командасы якын арада рус телендә генә тапшырулар алып баручы аерым каналны эшләтеп җибәрергә җыена, ә YouTube та гарәп телендәге канал ачыла.  

«Хозур ТВ» телеканалы тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карарга, мобиль кушымталарны App Store яки Google Play сервисларыннан йөкләргә мөмкин. Шулай ук кабельле телевидение операторларына тоташып, «Хозур ТВ» телеканалы тапшыруларын тамаша кылырга була.

Белешмә.

"Хозур ТВ” телеканалы (huzurtv.ru) - өлкәннәр һәм балалар өчен рус һәм татар телләрендә тәүлек буе рухи-агарту программаларын тапшыру концепциясен тормышка ашыручы беренче мөселман телеканалы. «Хозур ТВ» телеканалы Россиянең иң эре мөселман медиахолдингы - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты составына керә. Телеканалны караучылар саны - 1 000 000 гә кадәр, ә YouTube каналындагы тапшыруларны караучылар саны 1 миллионнан артып китә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана