Халыкара конференциядә Татарстан мөфтиятенең нәшрият эшчәнлеге тәҗрибәсе тәкъдим ителде

25 ноябрь 2020 ел 16:44
Халыкара конференциядә Татарстан мөфтиятенең нәшрият эшчәнлеге тәҗрибәсе тәкъдим ителде

Бүген, рабигыль-ахир аеның 10-нчы көнендә (25-нче ноябрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Хозур» нәшрият йортының «Даруль-кутуб» электрон китапханәсе бүлеге җитәкчесе Исмәгыйль Нәширбанов Махачкалада узучы «XXI гасыр проблемалары контекстында мөселман дин белгечләренең рухи мирасы» II Халыкара фәнни-белем бирү конференциясендә катнашты. Конференцияне Дагыстан гуманитар институты оештырды. Чара эшендә дини һәм фәнни зыялылар чыгыш ясады. Конференция кысаларында Россия мөселман халыкларының дини мирасын саклау һәм популярлаштыруга багышланган секция утырышлары узды.

Конференциядә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең татар дини мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе тәкъдим ителде, аерым алганда, Darul-Kutub.com электрон китапханәсе проектын тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эшчәнлек билгеләп үтелде, китапханәдә 1500дән артык сирәк һәм иске, шулай ук яңа дини китаплар бар. 2020 елда бушлай китапханәнең фонды 165 яңа “иске” китап белән тулыланды. Әлеге басмалар революциягә кадәр иске имляда һәм гарәп телендә басылган, алар белгечләр тарафыннан сканерланган һәм гомуми файдалану өчен сайтта урнаштырылган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана