Мөфти халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференциядә: “Имамнар халык бердәмлеген һәм аның рухи ныклыгын саклауда мөһим роль уйный”

25 ноябрь 2020 ел 16:40
Мөфти халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференциядә: “Имамнар халык бердәмлеген һәм аның рухи ныклыгын саклауда мөһим роль уйный”

Бүген, рабигыль-ахир аеның 10-нчы көнендә (25-нче ноябрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгы уңаеннан оештырылган “Тынычлыкны һәм рухи бердәмлекне саклауда дини институтларның роле” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Әлеге чараны Казахстан мөфтияте онлайн рәвештә үткәрде.

Халыкара фәнни җыенда Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстанның дини идарәләре, ислам үзәкләре, мөселман оешмалары җитәкчеләре белән берәттән, Татарстан мөселманнары исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Zoom платформасында үткән чара традицион рәвештә Коръән аятьләре укып һәм дога кылып башланды. Аннары барлык катнашучыларны Казахстанның баш мөфтие, Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Наурызбай хаҗи Таганулы сәламләде, ул 30 ел дәвамында нәзарәтнең эшчәнлегенә һәм ирешкән уңышларына нәтиҗәләр чыгарды, рәхмәтләрен белдерде. Аннары нәзарәт тарихына багышланган кыска видеоролик күрсәтелде, дин юлында хезмәт итүче фидакарь затларга медальләр тапшырылды. Катнашучыларны шулай ук Казахстан Республикасының Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева, Төркия Республикасының Дин эшләре идарәсе рәисе, профессор, доктор Али Эрбаш, Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең элекке Баш мөфтиләре Ратбек хаҗи Нысанбайулы, Абсаттар хаҗи Дербисали, Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Максатбек Токтомушев һ.б. сәламләде.

Конференция барышында, рәсми тәбрикләүләрдән тыш, дини институтлар тарихы, аларның роле һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны җайга салуга керткән өлеше, деструктив дини агымнар йогынтысыннан яшьләрне кисәтү, диннәр арасындагы һәм милләтара татулыкны ныгыту, хәйрия эшчәнлеге, дини экстремизмга һәм радикализмга каршы торуның гамәли механизмнарын булдыру һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышулар яңгырады. 

Татарстан мөселманнары исеменнән сәламләп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казахстан мөселманнарына сәламнәрен җиткерде, Наурызбай хаҗины һәм барлык мөселманнарны нәзарәтнең 30 еллык юбилее белән тәбрикләде. Камил хәзрәт җәмгыятьтә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда мөселманнарның рухи идарәләре ролен гамәлгә ашыруның актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен мәйданчыкта катнашу мөмкинлеге тудырылганы өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Дин әһелләре халык бердәмлеген һәм аның рухи ныклыгын саклау мәсьәләләрендә төп рольләрнең берсен уйный, - диде ул. - Тарихның күпсанлы сәхифәләре моңа дәлил булып тора, аларда тотрыксыз сәяси шартларда руханиларның халыкны берләштерүен һәм рухландыруын күрә алабыз. Мисал өчен, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлевның бер гамәлен бәяләп бетереп булмый: ул 1942 елда мөселманнарны фашизмга каршы бердәм көрәшкә чакырып фәтва чыгара. Татар халкы тарихыннан тагын бер мисал – мәчет диварлары янында соңгы кан тамчысына кадәр көрәшкән имам Кол Шәриф”.

- Мөселман дин әһелләре арасында мондый батырлык үрнәкләре бик күп,- дип дәвам итте Камил хәзрәт. - Социаль тетрәнүләр һәм сугышлар вакытында халык хәрәкәте белән дини лидерлар җитәкчелек итә башлый. Мәчет мөнбәрләреннән имамнар бүгенге көндә дә социаль каршылыкларны тигезләп, хәтта халыкларны татулаштырып, үтемле вәгазьләр сөйләргә сәләтле. Мәчет бу мәгънәдә җәмгыятьнең рухи, мәдәни, әхлакый, белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим роль уйный.

Алга таба мөфти Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия Федерациясе составындагы барлык төбәкләр һәм бөтен дөнья өчен мөселманнар һәм православие, татарлар һәм руслар арасындагы үзара тату мөнәсәбәтләрнең уникаль үрнәге булып торуын ассызыклады.  

Татарстан мөселманнары башлыгы шулай ТР мөфтияте тәҗрибәсе белән уртаклашып, ТР МДН тарафыннан нәшер ителгән һәм Россия мөселманнарына һәм ислам белән таныш булмаган киң җәмәгатьчелеккә Коръән һәм Сөннәтне дөрес аңлау өчен тулы бер нигез булдырган, һәм шуның белән динебезнең иң күркәм якларын һәм асыл кыйммәтләрен күрсәткән ике фундаменталь хезмәт турында да сөйләде. Болар - Коръән мәгънәләренең татар һәм рус телләренә тәрҗемәләре. «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» һәм «Калям Шариф. Перевод смыслов» китаплары нәзарәт тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора. Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Каләм Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. “Татар теленең башка төрки телләр белән лексик охшашлыгын һәм барлык мөселман халыклары арасындагы дини кардәшлекне исәпкә алып, элекке СССРның төрле халыклары телләрендә динебезнең асылын җиткерергә теләгән һәркем өчен әлеге басмаларның электрон нөсхәләрен, Аллаһы ризалыгы өчен тапшырырга әзербез”, – дип белдерде мөфти Камил хәзрәт.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тагын бер фундаменталь хезмәте якын арада дөнья күрәчәк. Ул – XIX гасырда яшәгән дагыстанлы Умар Зияуддин ад-Дагестаниның "Зубдат" версиясендә "Сахих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының рус теленә тәрҗемәсе.

Татарстан Республикасының ислам җәмәгатьчелегендә иминлекне һәм татулыкны саклауга юнәлдерелгән тагын бер чарасы булып шулай ук «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» дигән документны әзерләү һәм раслау тора. Әлеге документ нигезле характерга ия, ул Татарстанда сөнни Ислам традицияләрен һәм Хәнәфи мәзһәбен саклау механизмы, Татарстан имамнары өчен өстәл китабы, дини эшчәнлек алып бару буенча инструкция булып тора. 

“Тынычлыкны һәм рухи бердәмлекне саклауда ислам институтларының роле” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция ахырында Казахстан мөфтиятенең 30 еллыгына багышланган яңа китап тәкъдим ителде һәм махсус декларация кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы