Түбән Кама башлыгы “Ак каен” мәчете төзелеше белән танышты

26 ноябрь 2020 ел 11:31
Түбән Кама башлыгы “Ак каен” мәчете төзелеше белән танышты

Кичә, Рабигыль-ахир аеның 10-нчы көнендә, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин шәһәрдә яңа төзелүче «Ак каен» мәчетенең төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә үткәрде. Әлеге җыелышта Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Түбән Кама муниципаль иҗтимагый совет башлыгы Хәмзә Баһманов, «Форум» АПМФ директоры Рәзиф Латыйпов, район башлыгының урынбасарлары, подрядчылар һәм төзүчеләр катнашты. Айдар Метшин Салих хәзрәтнең төзелеш барышы турындагы докладын кызыксынып тыңлады. Башта ук бу проект үзенең оригинальлеге, актуальлеге һәм җитдилеге белән игътибарны җәлеп итте. Төзелеш эшләре башланганга бер ел вакыт үтеп китте, бүген күрсәтерлек нәтиҗәләр бар. Узган елны түбәнкамалыларның уртак тырышлыгы белән свайлар кагылды, фундамент салынды, идәннәр җәелде, беренче һәм икенче кат стеналары күтәрелде, гыйбадәт залы түбәсе ябылды. Төзелешне караганда Айдар Метшин берничә тапкыр: “Бик кызыклы проект”, – дип әйтте. Машина кую урыннары, тирә-якны ямьләндерү, тышкы һәм эчке дизайн мәсьәләләре уйланылганмы, дип кызыксынды. Шәһәр башлыгы халыкның төзелеш эшләрендә актив катнашуына сөенүен белдерде. Айдар Рәис улы мәчет төзелешендәге эшләрне хуплады һәм проектны эксклюзив һәм оригиналь дип атады. Бу мәчет физик һәм рухи тынычлык урынына, заманча бинага әверелергә тиеш.

Хәзерге вакытта бинаны герметизацияләү һәм вентиляция системасын урнаштыру эшләре алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана