Мөфтинең җомга нәсихәте: "Вакытыбызны исраф кылмыйча яшәсәк иде"

27 ноябрь 2020 ел 09:45
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Вакытыбызны исраф кылмыйча яшәсәк иде"

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яраттым». («Әз-Зарият/Таратучылар» сүрәсе, 56нчы аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ исә мондый сүзләре бар: «Кеше ике нигъмәтнең кадерен белми: берсе – сәламәтлек, икенчесе – буш вакыт». 

Мәгънәсез үткәрелгән вакыт, гөнаһка әрәм ителгән сәламәтлек, Раббыбызны зикер итмичә үткәрелгән гомер – барысы да исраф, ягъни гөнаһ. Үзебезне мөселман буларак, белгеч буларак, ир буларак, ата кеше буларак үстереп, вакытыбызны исраф кылмыйча яшәсәк иде.

Хәерле Җомга көне теләп,

Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана