Коръәннең Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемәләре Уфада тәкъдим ителде

27 ноябрь 2020 ел 14:56

Рабигыль-ахир аеның 12-нче көнендә (27 ноябрьдә), Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды. Шушы максаттан Уфаның “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин чакыруы буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән килде. Бүгенге татар дин әһелләре арасында көтелгән һәм абруй казанган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы презентациясе шунда ук - Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә узды. Ул чын мәгънәсендә Китап туена,  “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын котлау, Изге китапның хакыйкый асылы турында фикер алышу чарасы булды. Мәчеткә керү юлында ук халыкны шушы олуг чара уздырылу турында зур баннер каршы алды.

Чара гадәттәгечә Татарстан мөфтие Камил Хәзрәт Самигуллин башкаруында Коръән аятьләрен уку белән башланды.  Аннан соң әлеге чараны оештырып, аны "Ихлас" мәчетендә алып барган Мөхәммәт хәзрәт Галләмов Коръән-Кәримнең бөтен инсаният дөньясы өчен шәрәфле бер китаптыр дип билгеләп үтте. Рухи кардәшлекнең инсаният, кешелек дөньясы өчен генә хас булуын ассызыклап: "Дуслар килсә, шатлык-куанычларга мәртәбә бирелә, хәсрәтләр булса, тарала", - диде ул. Мөхәммәт хәзрәт  “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасына югары бәя биреп: "Ул китап өйләрегезгә ямь, ашларыгызга тәм, йөрәкләрегезгә илһам тәфсир әйләсен", - диде.

Уфа татарлары белән аралашканда, Камил хәзрәт Самигуллин бу хезмәтнең мөселманнар өчен мөһимлеген искәртте. Ул татар телендәге “Кәлам  Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының бүгенге көндәге актуальлегенә аерым  игътибар бирде. Мөфти билгеләп үткәнчә, татар телендәге күпчелек тәфсирләр инкыйлабка кадәр бастырылган,  аларда мәгънәви хаталар юк, әмма иске татар телендә хәзерге татарларга таныш булмаган гарәп сүзләре бик күп. Шуңа күрә хәзерге татар әдәби телендә киң катлам укучыларга аңлашыла торган тәрҗемәләрне бастырып чыгару ихтыяҗы туды да инде: "Коръәнне аңламасак, без аның буенча гамәл дә кыла алмыйбыз". 

Камил хәзрәт хәбәр иткәнчә, Коръәндә барлык Пәйгамбәрләр дә үз халкына "үз кавеменең теле белән сөйләшә торган итеп җибәрдек", дип әйтелә. Бүгенге көндә пәйгамбәрләр юк, аларның варислары булып галимнәр тора һәм алар үз телебездә, башкортлар - башкортча, татарлар татарча аңлатырга тиеш була. "Милләтебез, телебезне саклау - Раббыбыз әманәте", - диде ул.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы – ул Коръәннең хәзерге татар әдәби телендә әзерләнгән мәгънәви тәрҗемәсе. Аны әзерләүдә Татарстан мөфтиятенең шәригать белгечләре, Коръән хәфизләре, татар һәм гарәп теле филологлары, кыйраәтләр, фикһ, гакыйдә буенча белгечләр катнашты. Басма өстендә эш барышында алар татар һәм иске татар телләрендәге тәфсирләр, аеруча Ногмани, Мөхәммәд Садыйк ибн Шаһ Әхмәт Имәнколый Казаниның “Тәсхил әл-бәйан”, Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан” хезмәтләре, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләр, шул исәптән имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн” һәм шәех Мәхмүт Әл-Уфыйның “Коръән Мәҗид”, Әт-Табари, Әл-Матуриди, Ибн Касир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Әлүси хезмәтләрен файдаланды. Моннан тыш, тәрҗемәчеләр, зур игътибар биреп, бүгенге заман татар тәфсирләре авторлары Рабит Батулла, Фәрид хәзрәт Салман, Габделбари хәзрәт Исаев һ.б.ның тәҗрибәләренә дә мөрәҗәгать итте.

Камил хәзрәт бүген билгеләп үткәнчә, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын әзерләгәндә кыйраәтләрне белүче белгечләр дә җәлеп ителгән. Бу Коръән-Кәримне тулырак, тирәнрәк аңлар өчен кирәк булган.

Коръән мәгънәләренең ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. Коръәнне шундый рәвештә татар теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә.

Алга таба презентация “сорау-җавап” форматында дәвам итте – Уфада яшәүчеләр, Камил хәзрәт Самигуллин белән шәхсән аралашып калырга теләп, озак вакыт аңа сорауларын яудырды. Мәчеткә килүчеләр билгеләп үткәнчә, һәркем бишектән ишеткән әни телендә яхшырак аңлый. "Хәзер Коръән мәгънәләре тулырак барып җитәр дип ышанасы килә", - диде алар. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллиммәләр “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының күптән көтелгән хезмәт булуын, хәзерге вакытта ислам динен өйрәнүчеләрдә нәкъ менә татар телендәге шундый аңлаешлы телдә бирелгән хезмәтләргә ихтыяҗ булуын, аның яшьләргә тәкъдим итәрлек хезмәт булуын әйтте. "Мондый гыйлем  ул - тормыш таләбе", - диде мөгаллимәләр. Ә яшьләр исеменнән чыгыш ясаган Айнур Арсланов исә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын тәкъдим итүнең башкорт халкы өчен дә бик зур бәйрәм булуын, башкорт һәм татар халкының бер ана балалары кебек булуын, дин һәм мәдәниятләре бер икәнлеген билгеләп үтте. Камил хәзрәткә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы өчен рәхмәт белдерде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды. Басма тәүге тапкыр 2019 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Шунысы әһәмиятле, Уфада тәкъдим ителгән басма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән бастырылды. Тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Аларның бер өлеше иң беренче чиратта җәен Башкортостан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалинның Казанга рәсми сәфәре вакытында республика мәчетләре өчен җибәрелгән иде. Алга таба китаплар Мәскәү һәм Ленинград, Иваново өлкәләренә җибәрелеп өлгерде, шулай ук быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды.

Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында каты тышлы һәм 807 битлек күләм белән дөньяга чыкты. Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең тагын бер басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан рус телендә әзерләнде һәм уңышлы итеп Махачкалада тәкъдим ителде. “Калям Шариф. Перевод смыслов” дигән исем астында чыгып, ул барлыгы 7 мең тираж белән 3 тапкыр нәшер ителде. Татар телендә китап 4 тапкыр бастырылды. Моннан тыш, “Хозур” нәшрияты тарафыннан Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәләре аудиоверсиясе әзерләнде, соңыннан ул Коръән-каләмгә кертелде.

Татарча һәм русча тәфсирләрне әзерләү Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан Россиядә Исламның алдагы үсеше өчен нигез салу максатыннан башкарылды.

Очрашу ахырында “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин истәлеккә шәмаил бүләк итте. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана