Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Нәфигулла хәзрәт Аширов белән күреште

30 ноябрь 2020 ел 18:10
Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Нәфигулла хәзрәт Аширов белән күреште

Бүген, рабигыль-ахир аеның 15-нче көнендә (30-нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин илебез башкаласына сәфәре кысаларында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге резиденциясендә мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов белән очрашты. Россия мөселман дин эшлеклеләренең очрашуында сүз хезмәттәшлек юлларын алып бару хакында барды.

Камил хәзрәт республикабыз мөселманнары исеменнән сәламләп, хөрмәтле Нәфигулла хәзрәткә Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын һәм әлеге китапның аудиоверсиясен бүләк итте. Татарстан мөселманнары башлыгы әлеге очрашу барышында мөфтият алып барган Коръәннәр бастыру, нәшрият эшчәнлеге, дини дәгъвәт юнәлешләре турында сөйләде, Нәзарәт белгечләре әзерләгән Коръәннең татарча мәгънәви тәрҗемәләрнең Россия төбәкләре мөселманнарына тәкъдим ителүен һәм таратылуын билгеләп үтте. Нәфигулла хәзрәт Изге китапны өйрәнү, таныту, халыкка җиткерү буенча башлангычларны югары бәяләде. Җитәкчеләр тыгыз хезмәттәшлектә булырга килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы