Мөфтинең җомга нәсихәте: "Әгәр ир белән хатын иманлы булсалар, бу гаилә нык булачак!"

04 декабрь 2020 ел 09:42
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Әгәр ир белән хатын иманлы булсалар, бу гаилә нык булачак!"

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дип әйткән: «Булачак хатыныгызда дүрт нәрсәгә игътибар итегез: байлыгына, нәселенә, матурлыгына һәм диндә булуына. Диндә булганына ирешергә тырыш, юкса оттырырсың!». Тагын бер хәдистә: «Һәрберегез - көтүче, һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы булачак. Имам (җитәкче) – көтүче, ул үзенең халкы өчен җавап бирер. Ир – үз гаиләсендә көтүче, шул хакта җавап бирер. Хатын – өендә көтүче, шул хакта җавап бирер», - диелә.

Дөнья – мәшәкать йорты, һәм тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа кешеләр бер-берләренә юл бирә белергә тиеш. Тар юлда машиналар бер-берсенә юл бирмәсәләр, алар һәлакәткә юлыгачаклар. Шулай ук ир белән хатын да үзара килешмәсәләр, аңлашмасалар, ачуланышуга, сугышуга, хәтта, Аллаһы сакласын, аерылуга җитәргә мөмкиннәр. Әгәр ир белән хатын икесе дә иманлы һәм диндә булсалар, бу гаилә, иншә Аллаһ, нык булачак. Аллаһы Тәгалә барлык гаиләләргә һидаять, нык иман, тынычлык, иминлек биреп, сабырлык һәм ризалыкта, үзара күркәм мөнәсәбәттә булырга насыйп итсен.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана