“Ислам. Беренче адымнар”ның алтынчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә иллегә якын кеше өйрәнде

05 декабрь 2020 ел 14:00
“Ислам. Беренче адымнар”ның алтынчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә иллегә якын кеше өйрәнде

Бүген, рабигыль-ахир аеның 20-нче көнендә (5-нче декабрьдә), “Туган авылым” милли комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Ислам. Беренче адымнар” проектының алтынчы сезонын тантаналы рәвештә ябу тантанасы узды. Пандемия сәбәпле бу сезонда барлыгы иллегә якын кеше генә катнаша алды.

Тантана башында “Ислам. Беренче адымнар” катнашучыларына һәм остазларга нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул әлеге изге эштә ярдәм күрсәткән волонтерларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.

Алга таба укучыларга үгет-нәсыйхәт һәм теләкләрен Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җиткерде, ул “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте” төшенчәсен аңлатып вәгазь укыды. Моннан тыш, катнашучылар хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

“Беренче адымнар” дәресләренең соңгы көне тыңлаучыларның белемнәрен тикшерү белән тәмамланды. Ул интерактив формада узды. “Имтихан”нан соң курсларның ябылу тантанасы узды. Һәр катнашучыга “Ислам. Беренче адымнар”ны узу хакында таныклык тапшырдылар.

Очрашудан соң бәйрәм мәҗлесе – Коръән ашы узды.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты теләге булган һәркемгә тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген бирде. Барлыгы 7 дәрес узды. Шулай итеп, берничә атна дәвамында шимбә саен тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнде, ислам нигезләренә төшенде, яулык ябу буенча мастер-класста катнашты һ.б.лар.

В первый же день каждому слушателю была вручена рабочая тетрадь «Ислам. Первые шаги». В ней собраны самые важные знания для каждого мусульманина, которые изложены максимально понятным для широкого круга лиц языком.

Беренче көнне үк һәр кешегә «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре таратылды. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган.

Проект күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен махсус тормышка ашырылды.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. Һәр дәрестән соң, катнашучыларга бүләкләр өләшү каралган иде.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты беренче тапкыр мөфтият тарафыннан 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды. Проектның бу сезоны алтынчы булды. Курсларда барлыгы 550гә якын кеше катнашты.

Фото – нәзарәтнең матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы