Мөфти БИАда укытырга килгән доктор Әли Мәһди Осман белән күреште

08 декабрь 2020 ел 15:06
Мөфти БИАда укытырга килгән доктор Әли Мәһди Осман белән күреште

Бүген, рабигыль-ахир аеның 23-нче көнендә (8-нче декабрьдә), Татарстан мөфтиятенә ислам дөньясының әйдәп баручы югары уку йорты – әл-Әзһәр университеты мөгаллиме Әли Мәһди Осман килде. Махсус Болгар ислам академиясендә укытырга килгән галим республикабызга аяк басу белән үк беренчеләрдән булып Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Шәех Ислам диненең күпләгән актуаль мәсьәләләре буенча китаплар авторы булып тора. Әлеге галимне Татарстанга, аерым алганда Болгар ислам академиясенә җәлеп итү Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән уңай хезмәттәшлек алып бару нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Абруйлы Әл-Әзһәр университеты профессорының Татарстан һәм Россия мөселманнарының дин гыйлеме үсешенә үзеннән зур өлеш кертергә ризалык белдерүе илебезнең мәгариф һәм фән өлкәсенә ныклы нигез салыну турында сөйли.

Ислам докторы белән очрашуда сүз Татарстан мөселманнары тормышы, дини вәзгыять, ислам үсеше, шәригать мәсьәләләре хакында барды. Камил хәзрәт аны бик теләп татар халкының ислам дөньясында тоткан урыны, бай дини мирас, борынгы чыганаклар, танылган шәхесләр, истәлекле урыннар белән таныштырды. Мөфти хәзрәт нәзарәтнең республикабызда дин үсешендәге ролен ассызыклап, кунакны Коръәннең Казан басмасы, соңгы елларда “Хозур” нәшриятында дөнья күргән китаплар белән таныштырып үтте. Ислам фикһе белән шөгыльләнүче галим буларак, татар дини мирасы кунакта зур кызыксыну уятты һәм ул кичекмәстән якын арада әлеге хезмәтләр белән танышырга сүз бирде. Доктор БИАда уку-укыту эшчәнлеге алып барачак һәм студентларның фәнни хезмәтләре белән җитәкчелек итәчәк.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин доктор Әли Мәһди Османга нәзарәтнең фән, мәгариф, яшьләр сәясәте, физик тәрбия өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде, киләчәккә планнар белән бүлеште. Шәех шулай ук бердәм хезмәттәшлек алып барырга килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы