Айгөл Биктимирова милли киемнең динне саклаудагы ролен бәяләде

09 декабрь 2020 ел 14:02
Айгөл Биктимирова милли киемнең динне саклаудагы ролен бәяләде

Бүген, рабигыль-ахир аеның 24-нче көнендә (9-нчы декабрьдә), Беларусь Республикасы мөселман дини берләшмәсе “Хәзерге җәмгыятьтә мөслимә образы: проблемалар, аларны чишү юллары” дип исемләнгән онлайн түгәрәк өстәл оештырды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова “Милли кием динне саклады” дигән темага чыгыш ясады. Ул түгәрәк өстәлнең актуль булуын билгеләп, татар халкының атаклы галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен китерде: «Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар: милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт». Алга таба спикер Татарстанда хакыйкый ислам кыйммәтләрен саклау, торгызу һәм пропагандалауга зур игътибар бирелүен ассызыклап, мөслимәләрнең шәригать кушканча киенү мәсьәләләренә тукталды: “Бүгенге көндә мөслимәләргә күпләгән төрдә киемнәр тәкъдим ителә. Сыйфатлы тукымалардан тегелгән киемнәр әйләнә-тирәдәгеләрне җәлеп итә һәм сокландыра. Ә киемгә милли элементлар да өстәлсә, ул игътибарны тагын да арттыра. Милли бизәкле яулык кигән мөслимәне еш очратып булмый, әмма шулай да җирле дизайнерларыбыз милли киемнәргә дә игътибар юнәлтә башлады”, – дип белдерде. Аннары ул милли традицияләрне торгызуда “Яшь килен” проектының әһәмияте турында сөйләде, аның нәтиҗәләре белән таныштырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана