Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов чакыруы буенча РАӨ МДН V Хисап-сайлау Съезды эшендә катнашу өчен Омскига килде. Корылтай эшендә Үзәкләшкән дини оешмалар составына керүче дини оешмалардан делегатлар, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Дагыстан, Ростов, Иваново өлкәләре, Ставрополь краеннан шәрәфле кунаклар, Нәфигулла хәзрәт Ашировның фикердәше, Ауропа Ислам форумы президенты Абдулвахид Ниязов, Омск өлкәсе төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының милләт эшләре һәм дини оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Рөстәм Герасимчук һ.б. катнашты. Шунысы игътибарга лаек, съездда катнашучы барлык делегатларга Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәте бүләк итеп бирелде. Съезд кысаларында аның рәсми презентациясе дә үтте.
Юбилей корылтае Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Съездда Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Ашировның хисап чыгышы тыңланды. Ул узган эшчәнлек чоры хисабында дини оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге, җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны саклау, хәйрия эшчәнлеген тормышка ашыру, деструктив ялган дини көчләргә каршы тору һ.б. мәсьәләләргә игътибарны юнәлтте. Хисап чыгышы буенча фикер алышуларда дин әһелләре Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте эшчәнлеген югары бәяләде һәм Нәфигулла хәзрәт Ашировка һәрдаим ярдәм иткәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Гомуми тавыш бирү юлы белән дә Үзәкләшкән дини оешманың эше уңай бәяләнде. Моннан тыш, корылтайда Нәфигулла хәзрәт Аширов янә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды. Ул съезд делегатларына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та чыгыш ясады. Корылтайда катнашучыларга ул татар телендә мөрәҗәгать итте һәм съездны оештыручыларга Россиянең күп кенә төбәкләреннән дин кардәшләр һәм мөселман дин әһелләре белән очрашу һәм фикер алышу мөмкинлеге тудырылганы өчен рәхмәтен белдерде. Җәлил хәзрәт делегатларга үзенең өндәмәсен җиткереп, “Безнең эшчәнлекләрнең нәтиҗәсе өммәтебезнең берләшүенә, динебезнең көчәюенә, арабызда дуслыкның артуына китерсә иде! Аллаһы Тәгалә риза булырлык итеп эшлэргэ насыйп итсен”, - дигән сүзләр әйтте.
Корылтайда рәсми чыгышлар белән шулай ук Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, Мордовия мөфтие Илдуз хәзрәт Исхаков, Ростов өлкәсе мөфтие Флүр хәзрәт Арсланов, Иваново өлкәсе мөфтие урынбасары Халит хәзрәт Якупов, Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Нурудин Магомедгаджиев, Ставрополь крае мөфтие киңәшчесе Мөхәммәд Корохоев һ.б. чыгыш ясады. Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Бота хәзрәт Бакулин съезд адресына дәүләт органнары һәм дини оешмалардан килгән котлау сүзләрен укыды.
Корылтай тәмамлангач, “Ислам тыныч тормыш яклы, ул радикальләшүгә каршы” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция дә узды. Җәлил хәзрәткә монда да сүз бирделәр. Аның фикеренчә, җәмгыятьтә төрле фикерле кешеләр булгач, төрле агымнар да була. Әмма чиктән чыкмаска, уңга да, сулга да чыкмаска, уртадан барырга кирәк. Ни өчен халыкны үз артыбыздан ияртә алмыйбыз дигән сорауга җавап биреп, ул моның сәбәбе үз мәнфәгатьләребезне дин мәнфәгатьләрннән өстен куюда булуын әйтте. "Безгә бүген бердәмлек, бер-беребезнең хезмәтен күреп бетерү, бер-беребезне бәяләү җитми", - диде ул. Аның сүзләренчә, әгәр без берләшә алмасак, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнмәсәк, бер-беребез белән эшли алмасак, ул (радикаллашу) булачак, барачак. Чөнки игътибар кешеләр белән эшләүгә түгел, ә читкә юнәлә.