MUSLIMMOL волонтёрлар өчен экскурсия оештырды

09 декабрь 2020 ел 18:34
MUSLIMMOL волонтёрлар өчен экскурсия оештырды

Бүген, рабигыль-ахир аеның 24-нче көнендә (9-нчы декабрьдә), Татарстан мөфтиятенең социаль бүлеге каршында эшләүче «MUSLIMMOL» хәрәкәте волонтерлар өчен “Россиядә Ислам тарихы” темасына экскурсия үткәрде. Әлеге чара “Россия – минем тарихым” дип исемләнгән төбәк мультимедиа тарихи паркында узды. Экскурсиягә Нәзарәтнең «MUSLIMMOL» хәрәкәте волонтерлары килде.

Мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары базасында меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14 яшьтән 80 яшькә кадәр. Волонтерлар ел саен традицион Республикакүләм ифтарны, Изге Болгар җыенын оештыруда, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясен үткәрүдә, гошер сәдакасын җыюда һәм таратуда катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана