Бүген, рабигыль-ахир аеның 24-нче көнендә (9-нчы декабрьдә), Татарстан мөфтиятенең социаль бүлеге каршында эшләүче «MUSLIMMOL» хәрәкәте волонтерлар өчен “Россиядә Ислам тарихы” темасына экскурсия үткәрде. Әлеге чара “Россия – минем тарихым” дип исемләнгән төбәк мультимедиа тарихи паркында узды. Экскурсиягә Нәзарәтнең «MUSLIMMOL» хәрәкәте волонтерлары килде.
Мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары базасында меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14 яшьтән 80 яшькә кадәр. Волонтерлар ел саен традицион Республикакүләм ифтарны, Изге Болгар җыенын оештыруда, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясен үткәрүдә, гошер сәдакасын җыюда һәм таратуда катнаша.