Мөфтинең җомга нәсихәте: “Игелекләрне мактау сүзләрен ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга кирәк”

11 декабрь 2020 ел 09:12
Мөфтинең җомга нәсихәте: “Игелекләрне мактау сүзләрен ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга кирәк”

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Бөек имам Шәфигый: “Син барча кешеләрне дә разый итә алмаячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәңне ныгыт. Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә,” - дигән. Хак сүзләр! Еш кына, хәерле гамәлләр кылуга карамастан, кешеләр бер-берсеннән гаеп табарга ашыга. Шуңа игелекләрне мактау яки рәхмәт сүзләрен ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарырга кирәк. Ә тәнкыйть турында имам болай әйткән:

“Көлгән идем, нигә оялмыйсың, диделәр, елаган идем, нигә елмаймыйсың, диделәр.

Көләч йөзле булган идем, икейөзле, диделәр. Йөземне бозган идем, чын йөзе күренде, диделәр.

‎Эндәшми торган идем, теле тотылган, диделәр. Сөйләшкәч, күп сөйләшә, диделәр.

‎Йомшак булган идем, куркак, диделәр, көче булса, җавап бирер иде, диделәр.

‎Кыюлык белән җавап биргән идем, акылга җиңел, диделәр. Акыллы булса, шул хәтле кыю булмас иде, диделәр.

‎Юк дисәм, хыянәтче, диярләр. Алар белән бер фикердә булсам, ялагай, диярләр.

‎Аңладым ки: кеше ризалыгы артыннан күпме генә чапсам да, тәнкыйтьтән котыла алмам”.

Җәмәгать! Аллаһ Тəгалə Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга насыйп кылса иде!

Хәерле җомга көнннәре теләп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана